ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
8 июль 2024, 11:10

Район футболчыларыннан сөенечле хәбәр

Районыбыз футболчылары Башкортстан Республикасының XXXII авыл спорт уеннарының футбол буенча районара ярышларының ярымфиналында лаеклы чыгыш ясаганнар.

Район футболчыларыннан сөенечле хәбәрРайон футболчыларыннан сөенечле хәбәр
Район футболчыларыннан сөенечле хәбәр


“Һәр матч егетләр өчен чын сынау булды, анда уенчылар үз осталыкларын, чыдамлыкларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәттеләр. Җиңел булмаган көрәштә район футболчылары командасы икенче урынны яулады! Егетләр, сезгә алга таба да уңышлар, үз көчегезгә ышаныч һәм яңа казанышлар телим!” – дип сөенечле хәбәр белән уртаклашты муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Ямалеев үзенең социаль челтәрләрендә.
Лиана Ханмурзина әзерләде.
Фото район җитәкчесенең ВК социаль челтәреннән алынды.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас