“2024 елның мартында Рус география җәмгыятенең җирле бүлекчәләре арасында грант конкурсына гариза бирергә карар иттеләр. Конкурста катнашу өчен «Башкортстанның Чакмагыш районы истәлекле урыннары» уен-лотосын сайладык. Аның максаты – районының истәлекле урыннары турында күзаллау бирү, күрү сәләте бозылган кешеләрнең уеннарга керүен тәэмин иткәндә уен катнашучыларының иҗади активлыгын үстерү.
Районыбызның истәлекле урыннарын өйрәнү нигезендә башлангыч, урта мәктәп укучылары өчен уен-лотолар үткәрүне, Ватаныбызның героик битләренә кызыксыну уяту буенча эшчәнлекне дәвам итәчәкбез . Апрель аенда без грант конкурсында җиңүчеләр исемелегенә керүебезне белдек. Рус георгафик җәмгыятенә, муниципаль район хакимиятенә, мәгариф бүлегенә һәм мәктәп җитәкчелегенә ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез”, – ди Лилия Әнфир кызы.