“Бәйрәм бүген авылымда,
Әрдәширов урамында.
Гармун, жыр-моң тавышлары тынмый
Кавказым авылында” – дип сәламләде һәммәсен тарихи фотостенд, сурәтләр күргәзмәсе белән бизәлеп эшләнгән тирмә янәшәсендә чараны алып баручылар Зөлфия Хөсәинова һәм Гөлнара Сәлихова.
Район советы сәркатибе Фаил Әхнәф улы Ишморатов бирегә килүчеләрне бәйрәм белән котлады һәм кавказлыларның бердәм, тырыш, актив булуларын билгеләп, рәхмәт белдерде. “Афәрин, авылыгызны онытмыйсыз, бүгенге бәйрәмгә менә ничек тату, күмәкләп җыелгансыз. Бәләкәй генә авыл булса да, сез һәрчак бердәмсез, авыл зиратын чистартуда, төзекләндерүдә дә ел саен актив катнашасыз, рәхмәт сезгә”, – диде ул авыл активистларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләп.
Иске Калмаш авыл биләмәсе башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы Арнаутова, ветераннар советы рәисе Айсылу Үзбәк кызы Сәлимгәрәева, хатын-кызлар советы рәисе Лүзә Фәнил кызы Тимашева да авылдашлар алдында чыгыш ясап, изге теләкләрен җиткерде, Кавказ авылы белән бәйле якты хәтирәләре, истәлекләре белән уртаклашты.
Шушы бәйрәмне оештыруга үз өлешен керткән Иске Калмаш авылы старостасы Илфат Хаҗиевка сүз бирелгәннән соң, хәзрәт Илдар Салават улы якыннар, туганнар рухына атап корьән аятьләре укып ишеттерде.
Кеше кайда гына яшәсәдә, кайда гына эшләсәдә, туган авыл, әти -әни йорты аны һәрчак үзенә тарта, һәркем өчен туган авылы – иң ямьлесе, якыны, аның табигате дә иң гүзәле. Монда күк тә зәңгәрерәк, кояш та яктырак, ягымлырак елмайгандай тоела. Туган авыл – hәркайсыбыз өчен җир йөзендәге иң кадерле урын.
Бу хакта тулырак – гәзитнең киләсе санында.
Илсөяр Гайсина