ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 июль , 16:25

Калмашбашта яшь киленгә су юлы күрсәттеләр

Мөселманнарда туй мөһим әһәмияткә ия. Ул дини күрсәтмәләр буенча хөрмәт ителгән берничә традиция һәм гореф-гадәтләр белән озатыла бара.

Калмашбашта яшь киленгә су юлы күрсәттеләр
Калмашбашта яшь киленгә су юлы күрсәттеләр

 Мөселман туйларының төп өлешенең берсе – никах тантанасы. Калмашбаш авылында яшәүче Миңнехановлар гаиләсендә матур гаилә бәйрәме узды – аларның улы Вадим өйләнде. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре татар халкының иң матур туй йолаларының берсе – киленгә су юлы күрсәтү йоласын үткәрде. Әлеге күркәм йола гореф-гадәтләрне саклап калу, аларны яшьләргә тапшыру, буыннар һәм чорларның рухи бәйләнешен ныгыту, татар халкының мәдәни үзенчәлеген күрсәтү максатыннан үткәрелде. Яңа гына кавышлкан яшь парга сәламәтлек, бәхет, саф мәхәббәт һәм бер-берсенә карата тугрылык һәм хөрмәт телибез.

Калмашбашта яшь киленгә су юлы күрсәттеләр
Калмашбашта яшь киленгә су юлы күрсәттеләр
Калмашбашта яшь киленгә су юлы күрсәттеләр
Калмашбашта яшь киленгә су юлы күрсәттеләр
Калмашбашта яшь киленгә су юлы күрсәттеләр
Калмашбашта яшь киленгә су юлы күрсәттеләр
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: