Фладис улы Сабиров Чакмагыш районы яшьләре белән очрашты. Район мәдәният йортының киңәшмәләр залында узган очрашуда муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, яшьләр эшләре, физик культура һәм спорт комитеты, Яшьләр үзәге белгечләре, “Беренчеләр хәрәкәте” активистлары, яшь армиячеләр, гомумән, актив яшьләр катнашты.
Республиканың Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе Вито
Фладис улы Сабиров слайдлар ярдәмендә Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты эшчәнлеге белән таныштырды, яшьләр сәясәте өлкәсендәге социаль проектларны гамәлгә ашыру, грантлар, премияләр алу мөмкинлегенә ия булу, яшьләр эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде, чарада катнашучыларны кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар бирде. Очрашу ачык диалог форматында, җылы, дустанә шартларда узды.
Бу хакта тулырак – гәзитнең киләсе санында.