Чакмагыш районы басуларында да техника гөрләп тора. Җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыяте басуларында техника күпъелык үләнәрне теземнәргә сала, сенаж чокырларында кайнаша.
“Үләннәргә күтәрелеп китәргә яңгыры да, кояшы да булды, инде алдагысы хәерле килсен. Терлек азыгы хәзерләү эшенә әйбәт кенә керешеп киттек. Иртә таңнан егетләр инде кырда була, кич белән генә әйләнеп кайта. Механизаторларның барысы да – еллар белән сыналган, тәҗрибәле, тәртипле егетләр. Техникаларын да үзләре ремонтлыйлар. Башта малларга яшел масса озатабыз, аннан сенаж хәзерләүгә керешәбез. Аны көнгә 400-500 тонна салабыз. Бу – безнең өчен әйбәт күрсәткеч, сыйфаты да начар түгел, дымлылыгы да нормативларга туры килә. Барлыгы 5000 тонн сенаж салдык. Көннәр уңай торып, техника ватылмыйча эшләргә язсын», – ди хуҗалыкның баш агрономы Илнур Шәйхелисламов.
“Башинфом” мәгълүматларына күз салсак, Аургазы, Ярмәкәй һәм Дәүләкән районнарында соклы азык әзерләү буенча план күрсәткечләре үтәлгән инде.
Республикада сабынлык та активлаша. Төбәк хуҗалыклары 106 мең тонна тупас азык әзерләгән. Биредә Борай, Шаран Әбҗәлил районнары хуҗалыклары алда бара.