ИГЕНЧЕ
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 июль , 12:20

Синоптиклар: көннәр суытачак

Башкортстан синоптиклары алдагы өч көнгә һава торышы фаразын хәбәр итте. Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, бүген урыннарда кыска вакытлы яңгыр, боз яварга мөмкин. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыштан уртача, урыны белән көчле. Көндез һава температурасы +24, +29 градус.

Синоптиклар: көннәр суытачак
Синоптиклар: көннәр суытачак


11 июльдә республика буенча кыска вакытлы яңгырлар, яшенле яңгырлар фаразлана. Җил төньяк, төньяк-көнчыгыш уртача, урыны белән көчәүчән. Һава температурасы төнлә +12, +17 градус, көндез +23, +28 градус булуы көтелә.
12 июльдә Башкортстанда яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар, яшен, көндез боз явачак. Һава температурасы төнлә +12, +17 градус, көндез +18, +23 градус булачак.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: