ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
10 июль 2024, 10:10

“Татарин”: Якыннарның һәм туган якның ярдәме безгә көч өсти

“Татарин”: Якыннарның һәм туган якның ярдәме безгә көч өсти

“Татарин”: Якыннарның һәм туган якның ярдәме безгә көч өсти“Татарин”: Якыннарның һәм туган якның ярдәме безгә көч өсти
“Татарин”: Якыннарның һәм туган якның ярдәме безгә көч өсти


Махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча туган якларына кайткан Чакмагыш егетләре кыска гына ялларын заяга уздырмый. Муниципаль район хакимияте башлыгы белән очрашып, үзләрен һәм якыннарын борчыган мәсьәләләрне җиткереп калырга тырыша алар. Яугир якташларыбызны нәрсә борчый?
Мондый очрашуларның чираттагысын бүген муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев уздырды.
"Татарин" позывнойлы якташыбыз 2022 елның октябрендә мобилизацияләнде. Әлеге вакытта ул чираттагы ялда. Бүген хәрби егетебез белән очраштык, аның үтенечләрен тыңладым, бергәләп кулдан килгәнчә ярдәм итәрлек мәсьәләләр турында фикер алыштык. “Татарин” үз чиратында безнең гуманитар йөк белән илткән “УАЗ” автомобиле өчен рәхмәт белдерде. Махсус хәрби операция зонасында аларга техника бик кирәк.
Якташыбыз Луганск Халык Республикасы территориясендә медицина ротасында хезмәт итә. Яраланга хәрбиләрне эвакуацияләү буенча эшчәнлек алып бара, аларга беренче ярдәм күрсәтә. "Алгы сызыкта булганда, үзең турында уйламыйсың. Иң мөһиме – мөмкин кадәр күбрәк гомерләрне саклап калу", – ди якташыбыз. Яшь булуына карамастан, ул бик җитди һәм җаваплы. Күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен II дәрәҗәле "Кешеләр гомерләрен коткарган өчен" һәм "Хәрби батырлык өчен" медальләре белән бүләкләнгән. Без чакмагышлыларның намус белән хезмәт итүләренә горурланабыз. Илебезнең чын патриотларын, Ватанны саклаучыларны тәрбияләгән әти-әниләренә рәхмәт”, – дип язып чыкты район җитәкчесе үзенең социаль челтәрләрендә.
“Өйгә кайтыр алдыннан дулкынландым. Ә китү әллә ни авыр түгел. Иң кыены безгә – китүчеләргә түгел, ә озатып калучыларга. Якыннарның һәм туган якның ярдәме безгә көч өсти – иң мөһиме шул”,– ди “Татарин”.
Шулай, ил мәнфәгатьләрен яклаучы егетләр зарланырга яратмый. Ир-егетләрнең күпчелеге үзләре түгел, якыннары, аеруча балалары өчен борчыла. Район җитәкчелеге якыннарын ярдәмнән ташламас, үзләре өйдән еракта чакта терәк табылыр, дип өметләнә алар.
Лиана Ханмурзина әзерләде.
Фото һәм мәгълүмат чыганагы: https://vk.com/yamaleev_rf

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас