Ул 1991 елда Чакмагышта туган. Ягъдә Әнвәр кызы белән Флүр Сәйфулла улы гаиләсендә сеңлесе Регинага яраткан ул һәм абый була. Бала чагыннан якташыбыз тыныч, сабыр холыклы, мәрхәмәтле булып үсә. Тату гаиләдә балаларга тыйнаклык, тырышлык, мәрхәмәтлелек орлыклары салына.
“Улыбыз бәләкәйдән тәртипле, сабыр холыклы, тыныч, кешелекле һәм кечелекле булды. Өлкәннәргә карата һәрчак игътибарлы була торган иде, аларны бик хөрмәт итте. Төрле спорт ярышларында актив катнашты, чаңгы ярышларын аеруча үз итте. Хәрби булам дип хыялланды”, – дип сөйләде аның турында әнисе.
Мәктәпне тәмамлагач ул медицина училищесына укырга керә. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач укуын дәвам итә һәм фельдшер һөнәренә ия була. Башкалада берничә ай ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшләп ала. Бүген исә “Док” позывнойлы якташыбыз – хәрби фельдшер. Балачак хыялына тугры калып, ул тормыш юлын шушы изге һөнәр белән бәйли. Махсус хәрби операциядә катнашкан яугирләргә медицина ярдәме күрсәтә. Өйдә аны сөекле хатыны, улы һәм кызы көтә. Әйткәндәй, якташыбызның тормыш иптәше үзе дә дә сәламәтлек саклау системасында эшли – ул дәваханәдә медицина белгече.
Ягъдә апа сөйләвенчә, мөмкинлек булу белән ул әти-әнисе, гаиләсе белән элемтәгә чыга, хәбәрләшеп торалар. 33 яшьлек фельдшер якташыбыз хәрби хезмәттә үзен тик яхшы яктан күрсәтә, катлаулы хезмәтен намус белән башкара.
“Улым бервакытта да авыр дип зарланганы юк, һәрчак барысы да яхшы, борчылмагыз, ди. Башкарган эше, батырлыклары эзсез югалмады – Ватан, ил каршындагы бурычларын лаеклы үтәгәне өчен ул күп тапкыр бүләкләнде”.