ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
11 июль 2024, 10:40

Иске Чуптыда “Саумысыз авылдашлар” бәйрәме узды

Республикада “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен оештыру матур гадәткә әверелде. Алар “Мәдәният” гомумдәүләт проекты нигезендә үткәрелеп килә. Күптән түгел безнең район авылларында мондый күркәм чаралар узды. Аның берсе Яңа Коты авыл биләмәсенең Иске Чупты авылында оештырылды.

Иске Чуптыда “Саумысыз авылдашлар” бәйрәме уздыИске Чуптыда “Саумысыз авылдашлар” бәйрәме узды
Иске Чуптыда “Саумысыз авылдашлар” бәйрәме узды


Мондагы матур, гүзәл табигать кочагына авылдашлар беренчегә генә җыелмый. “Саумысыз авылдашлар” очрашуын үткәрү инде берничә ел рәттән матур традициягә әйләнде.
Җәйге июль иртәсендә Иске Чупты авылында бик күңелле һәм халык күп иде. Авыл халкы һәм күпсанлы кунаклар көтеп алынган очрашуга җыелды. Авылдашлар бер-берсен бәйрәм белән тәбрик итте, тормыштагы кызыклы хәлләре белән уртаклашты.
Күренекле якташлар, авылдашлар белән очрашуда муниципаль район Советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина, Яңа Коты авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев катнашты.
Бәйрәмне авыл старостасы Илфир Мөдәрис улы Батыргәрәев ачып җибәрде. Котлау сүзләре белән муниципаль район Советы рәисе Ләйсән Раул кызы Мостафина чыгыш ясады.
Ул “Башкорстан Республикасының атказанган төзүчесе”, “Русия газ сәнәгатенең мактаулы хезмәткәре” исемнәренә лаек булучы хаклы ялдагы якташыбыз Радмил Миңнеәхмәт улы Вәлиевка күкрәккә тагыла торган “Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билге тапшырды.
Яңа Коты авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнзир Фәнзил улы Мөхәммәдиев авыл тормышында һәм бәйрәмне оештыруда актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды, аларга даими ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. Рәхмәт хатларына Ринат Әхмәтгани улы Мостафин, Халидә Мәдхәт кызы Ханнанова, Илфир Мөдәрис улы Батыргәрәев ия булды.
Ринат абый Мостафин 1998 – 2007 елларда “Знамя” колхозын җитәкләгән, Халидә апа Ханнанова озак еллар Яр Чаллы шәһәрендә эшкурлык өлкәсендә эшләгән. Бүген алар икесе дә хаклы ялда булуга карамастан, туган Иске Чупты авыллары өчен җан атып яшиләр, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен хәстәрлек күреп, бәйрәмнәр оештыруга зур көч салалар.
“Мондый чаралар кешеләрне берләштерә. Карагыз, безнең авылда күпме яхшы кешеләр яши, һәм бүген аларга рәхмәт әйтү өчен бөтен мөмкинлекләр бар», – дип билгеләде чараны оештырып үткәрүдә күп көч салучы авыл старостасы Илфир Мөдәрис улы Батыргәрәев.
Бәйрәм милли уеннар һәм күңелле концерт номерлары белән үрелеп барды.

Иске Чуптыда “Саумысыз авылдашлар” бәйрәме узды
Иске Чуптыда “Саумысыз авылдашлар” бәйрәме узды
Иске Чуптыда “Саумысыз авылдашлар” бәйрәме узды
Иске Чуптыда “Саумысыз авылдашлар” бәйрәме узды
Иске Чуптыда “Саумысыз авылдашлар” бәйрәме узды
Иске Чуптыда “Саумысыз авылдашлар” бәйрәме узды
Иске Чуптыда “Саумысыз авылдашлар” бәйрәме узды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас