Моңа кадәр сервис 130 иң популяр телне "аңласа", хәзер ул тагын да 110 телне "өйрәнгән". Алар арасында Русиядә яшәүче халыклар сөйләшкән телләр дә байтак.
Яңарту чикләрендә «Google Тәрҗемәче» (Google Translate) үз базасына башкорт телен дә өстәгән. Бу мөһим онлайн-проектны Уфа фән һәм технологияләр университеты галиме, рус-башкорт электрон сүзлеген төзүче Искәндәр Шакиров һәм “Һомай” акыллы колонкасы авторы Айгиз Кунафин берлектә тормышка ашырды.
Бу яңалык башкорт теленә һәм башкорт теленнән төрле телләргә тәрҗемә итергә киң мөмкинлек, шул исәптән оффлайн-тәрҗемә мөмкинлеген дә ача. Хәзер төрле күләмдәге китапларны һәм документларны, аларның структурасын һәм форматын үзгәртми, тәрҗемә итәргә була. Шулай ук мессенджерлардагы хәбәрләрне, электрон почтадагы хатларны, YouTube-та субтитрларны да башкортчага әйләндереп укырга була. Бу яңалыкның әһәмияте аеруча зур – ул башкорт теленең цифрлы үсеше турында хәбәр итә. Алай гына да түгел, якын киләчәктә җанлы сөйләшүләрне, видеолекцияләрне өзлексез рәвештә тавыш белән синхрон тәрҗемә итү функциясе дә өстәләчәк дип көтелә.
Моннан тыш, башкорт телен "Туган тел" кушымтасы ярдәмендә дә өйрәнергә була. Ул – туган телне һәм мәдәниятне күңелле кыска дәресләр ярдәмендә өйрәнергә мөмкинлек биргән кушымта. Кулланучылар аны интерактив форматта үзләштерә ала. "Дәресләрне Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы хезмәткәрләре әзерләде. Кушымтада 20 башкорт теле дәресе бар. Милли киемдәге геройлар ярдәме белән телне, мәдәниятне тиз һәм җиңел өйрәнергә мөмкин", – ди Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы директоры Гөлназ Йосыпова.
Әйткәндәй, Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды 2018 елның 4 гыйнварендә Башкортостан Башлыгы Указы белән булдырылды. Ул республиканың төп дәүләт телен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән күп төрле проектлар эшләде.