Июльнең икенче якшәмбесендә билгеләп үтелүче Русия почтасы көне илебездәге иң яшь бәирәмнәрнең берсе. Шуның белән бергә дәүләтнең барлыкка килү этабында туган почта хезмәтенең зур һәм данлы үткәне бар. Гасырлар дәвамында почта кешеләр арасындагы күпер булды һәм шулаи булып кала да. Бүген, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә чаралары ашыгыч төстә үсеш алганда, почта элемтәсе үз әһәмиятен югалтмыи. Бу тармакта үз һөнәрләренә ихлас күңелдән бирелгән, бөтен энергияләрен һәм еллар буена тупланган тәжрибәләрен уртаклашкан тырыш кешеләр эшли. Авылларны, кешеләрне тоташтыручы, ерак араларны якынайтучы да почта хезмәткәрләре. Үрнәк почта бүлекчәсеннән халыкның өзелгәне юк. Хат ташучылар гәзит-хатларны барлыи%, кемдер үзенә кирәкле товар сайлый интернет аша заказ бирүчеләр посылкаларын алырга килгән... Монда ни генә юк! “Энәдән башлап, күгәрчен сөтенә кадәр табарсың”, – диме әле халык мәкале? Үрнәк почта бүлекчәсендә дә нәкъ шулаи: көнкүреш товарлары, авыл халкына беренче чиратта кирәкле продукция. Күңелең ни тели – барысы да бар. Яшьләр дә, өлкән яшьтәге апа-абыйлар да күренә биредә. Флүзә ханым Ямбаева җитез генә килгән посылкаларны ияләренә тапшыра, телефоннан да җавап бирергә өлгерә. Кыскасы – бүлекчәдә тормыш гөрли. Авыл халкы белән уртак тел табып эшләүче Флүзә апаны олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Үзәк почта бүлекчәсен Флүзә Тәлгать кызы Ямбаева менә инде 12 ел җитәкли. Үрнәк авылында туып үскән кыз Уфа механизация һәм исәп техникумында укып чыгып, 1986 елда хезмәт юлын Бүздәк мәгълүмат- хисаплау үзәгендә башлап җибәрә. Аннары беренче Уфа пассажир автотранспорты җәмгыятендә бухгалтер була. 1989 елда Родион Владимирович белән тормышын бәйли. Ике кызга гомер биреп, аларны тәрбияләп, назга төреп буйга җиткерәләр. Тормыш иптәше озак еллар вахта ысулы белән Себер якларында эшләп йөри, бүген – хаклы ялда. Кызлары Алина Башкорстан дәүләт университетын тәмамлаган, әлеге вакытта администратор вазыйфасында. Тормыш юлдашы белән Сабина белән Камилне үстерәләр. Икенче кызы Альбина Уфа медицина көллиятен тәмамлап, бүгенге көндә 17нче балалар дәваханәсендә шәфкать туташы булып эшләп йөри. Туган як үзенә тарткач, 1991нче елда Ямбаевлар туган авылына кайтып урнаша. Бу чорда Флүзә апа төрле эшләрдә намуслы хезмәт сала. “Авангард” колхозында хисапчы, мәктәптә – лаборант, авыл биләмәсе хакимиятендә – бухгалтер, хат ташучы да була. 2009 елда белемле, тәҗрибәле, эшен төгәл һәм җиренә җиткереп башкаручы белгечне Үрнәк почтасы бүлекчәсе мөдире итеп үрләтәләр. Шуннан бирле Флүзә ханым җаваплы, тынгысыз хезмәттә. “Минем эш вакытым бетте дип”,– почта ишегенә йозак элеп кайтып китми. "Иртә өйгә каийтсам, иртәләгәнсең бүген”, – дип әйтәләр, дип көлә. “Хезмәтемне бик яратып башкарам, шуңадыр инде аның авырлыгы сизелми”. Флүзә апа фикеренчә, хәзер документ эше күпкә артса да, эш шартлары җиңеләйгән. Хезмәтебездә заманча җиһазлар кулланырга тырышабыз. Интернет аша электрон хат-хәбәрләр алышкан заманда яшәсәк тә, почта хезмәтенең мөһимлеге кимеми, киресенчә арта гына бара. Эшне яратсаң, аның авырлыгы онытыла. Сабырлык кирәк. Кеше килеп моң-зарын сөйли дә, тынычланып, җиңеләеп кайтып китә. Нинди генә кыен булмасын, хат ташучы, почта мөдире аңлашып эшләү юлын табарга тиеш", – ди ул. Үрнәк почта бүлекчәсен бүген 5 хат ташучы хезмәтләндерә. Рәзилә Исланова, Гөлшат Миңнеголова, Фларида Хөснерьялова, Ирина Гомәрова эшләрен җиренә җиткереп башкара. “Иң тырышып эшләгәне – Гөлшат Миңнеголова. Почтаны Көсәкәй авылыннан килеп ала. Шушы өлкәдә 26 ел халыкны хезмәтләндерә, авыл халкы, өлкәннәр бик ярата, хөрмәт итә үзен”, – дип уртаклашты Флүзә ханым. Почта бүлекчәсе мөдире эшчәнлеге гәзит-журналларга гына яздырып, посылкалар тапшырып утыру белән генә чикләнми. Халыкка тәкъдим иткән мөмкинлекләр бик күп монда. “Гәзит-журналларга да яздырабыз, төрле страховкалар да тәкъдим итәргә әзер. Бер айга милекне һәм сәламәтлекне страховкалау бик популяр. Милекне страховкалауның тагын бер төре – «ИNортны саклау». Монда табигать бәла-казалары, су басу, янгын, шартлау, яшен сугу, өченче затларның хокукка каршы гамәлләре, машина бәрдерү, агач яки техника аву – барсы да кергән. Почта бүлекчәсендә банк хезмәтләре тәкъдим итәбез, халыкка коммуналь хезмәтләрне, салымнарны, штрафларны түләргә дә ярдәм итәбез”– ди бүлек мөдире. Почта хезмәткәрләренә җиңел булмаган эшләрендә уңышлар гына телисе килә. Авыл халкын гел яхшы һәм күңелле хәбәрләр белән, төрле бәйрәмнәр уңаеннан килгән котлаулар белән дә, көтеп алынган кирәкле бандерольләр белән дә сөендереп торсыннар. Чынлап та, ерак араларны якынайтучы, сагынышкан дус-туганнарны тоташтыручы фәрештәгә тиң, чын һәм мактауга лаек хезмәт ияләре бит алар.