+22 °С
Яңгыр
Гаиләләр ярышларда зур теләк белән катнаштылар. Барлык биремнәр дә эстафета форматында узды. Анда катнашучылар тизлек, координация, төгәллектә көчләрен сынап, “Җитез аяклар”, “Туп белән эстафета”, “Чикерткәләр”, “Сазлык”, “Күңелле гаилә” һәм башка ярышларда катнаштылар. Барлык ярышларда катнашучы гаиләләр дә грамоталар һәм татлы бүләкләр алдылар. Әлеге чара чын дуслык һәм спорт бәйрәменә әверелде һәм яхшы кәеф бүләк итте.