+22 °С
Яңгыр
Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев белән бер өстәл артында бүген – контракт төзешеп ил мәнфәгатьләрен яклаучы “Виль” позывнойлы якташыбыз. Ул махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан. Менә инде елдан артык “Виль” алгы сызыкта батырлык өлгеләре күрсәтә. Май аенда аңа 60 яшь тулган. Өлы яшьтә булуга карамастан ул бүген дә – алгы сызыкта. Хакимият башлыгына якташыбыз иптәшләре турында сөйләде, җибәрелгән посылкалар һәм гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерде. “Виль” позывнойлы яугир белән күптән түгел Рәҗәп авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Фәнүз Фәйрүз улы Сәхибгәрәев тә очрашып, аның хәлләрен белде. Яугирләр мондый очрашулардан рухи ныклык ала.