ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
15 июль 2024, 10:00

Ялдан соң янә яуга

Махсус хәрби операциядәге яугир якташларыбыз туган якларына кыска вакытлы ялга кайта. Ул вакытта алар бераз хәл алып, якыннары, туганнары белән аралашып, хезмәтне дәвам итәргә көч туплый.

Ялдан соң янә яугаЯлдан соң янә яуга
Ялдан соң янә яуга

Хәрбиләр якыннары белән генә түгел, авылдашлары, мәктәп укучылары белән очрашырга да вакыт таба. Шушы көннәрдә Иске Калмаш авылы модельле китапханәсендә махсус хәрби операциядә катнашучы “Ленин” позывнойлы яугир белән очрашу булды. Чираттагы отпуск вакытында хәрби китапханәгә барып, махсус хәрби операция бурычларын үтәгәндә алгы сызыкта булган хәлләр, батыр хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашты. Китапханәче җыелучыларның игътибарын «Данлы армия уллары» китап-иллюстратив күргәзмәсенә юнәлтеп, анда безнең районнан Ватан бурычын үтәгән геройлар турында фото материаллар тәкъдим итте. Хәрби батырлыкка багышланган чарада Иске Калмаш авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Гөлүсә Шәрифулла кызы Арнаутова, авыл ветераннар советы рәисе Айсылу Үзбәк кызы Сәлимгәрәева, китапханә һәм клуб хезмәткәрләре, хәрби хезмәттә катнашучының туганнары катнашты. Очрашу җылы һәм дустанә атмосферада узды.

Ялдан соң янә яуга
Ялдан соң янә яуга
Ялдан соң янә яуга
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас