Болар "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты кысаларында эшләнә. Агымдагы елда да күпфатирлы йортларны ремонтлау буенча күләмле эш башкарыла. Республика башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров башлангычы белән 2019 елдан башлап күп фатирлы йортларда подъездларны ремонтлау программасы эшли башлады. Аның кысаларында 3,5 млрд сумга 8,2 мең подъезд яңартылган. Гомумән алганда, 4 меңнән артык күп фатирлы йорт тәртипкә китерелгән, 2,7 меңнән артык лифт алмаштырылган. Бу узган бишъеллык дәрәҗәсеннән 2,5 тапкыр артыграк. Бу максатларга ирешер өчен 22 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән. Үзенең комплекслылыгы буенча илдә уникаль булып «Башкорт ихаталары» программасы тора. Биш ел эчендә аның кысаларында 1326 йорт төзекләндерелгән, проектны тормышка ашыруга 6 млрд сумнан артык акча кертелгән. Подъездларны ремонтлау программасы старт алу елында районда 12 подъезд ремонтланды. Район үзәгендә урнашкан күпфатирлы йортларның подъездлары тәртипкә салынды. Район халкы сораулары буенча подъездларның тәрәзәләре, ишекләре яңартылды. Иске Калмаш, Имәнлекул авылларында урнашкан күпфатипрлы йортлар да игътибарсыз калмады. Төзекләндерү эшләрен район җитәкчесе Реканс Ямалеев шәхси контрольдә тотты, эшләр җиренә җиткереп башкарылды. Әлеге йортларда яшәүче халык башкарылган эшләрнең күләме белән дә, сыйфаты белән дә канәгать. – Безнең йортта ремонт эшләре үтте, подъездлар матур зәңгәр төскә буялды, тәрәзә төпләре матурланды, ишекләр алмаштырылды, электр челтәрләре яңартылды. Хәзер подъездга керүе күңелле. Мондый кайгыртучанлык өчен хөкүмәтебезгә рәхмәт”, – район үзәгенең беренче микрорайонында яшәүче Рәйсә апа. Быел планда – район үзәгендә 10 күпфатирлы йортның подъездларын тәртипкә салу. Аларның дүртесенә инде ремонт кертелгән. “Алда эшләр күп, 5 күпфатирлы йортның подъездларын ремонтлыйсы бар”, – ди җаваплылыгы чикләнгән “Чакмагыш торак-коммуналь хуҗалыгы идарәлеге” җәмгыяте мастеры Илгиз Сакаев. Аның сүзләренчә бүгенгә Тынычлык урамы, 22, Гагарин урамы, 5А, Коммунистик урамының 3 санлы йортларының подъездларына ремонт кергән. Әлеге вакытта уңган эшчеләр Иске Калмаш авылындагы Нефтяниклар урамы 4 санлы күпфатирлы йортның фасадын яңарта. – “Эшләрне йортта яшәүчеләр белән килешү буенча башкарабыз. «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын тормышка ашыру кысаларында подъездларда комплекслы ремонт эченә стеналарны һәм түшәмнәрне буяу, тәрәзә агач блокларын пластикка алмаштыру, изәнгә плитка җәю, яңа яктырткычлар кую, ишекләрне алмаштуры кергән”, – дип белдерде муниципаль район хакимияте башлыгының төзүчелек буенча урынбасары вазыйфасын башкаручы Сергей Александрович Васильев.