ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
16 июль 2024, 09:45

2024 елда Башкортстаннан МХОда катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары күрелә?

Башка төбәкләр белән чагыштырганда, республикада балалы гаиләләргә, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итүнең иң күп өстәмә чаралары гамәлгә ашырыла.

2024 елда Башкортстаннан МХОда катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары күрелә?2024 елда Башкортстаннан МХОда катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары күрелә?
2024 елда Башкортстаннан МХОда катнашучыларның гаиләләренә нинди ярдәм чаралары күрелә?


2024 ел Русия Президенты Владимир Путин Указы буенча Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләне яклау, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан кабул ителде. Бу юнәлеш Башкортстан Республикасында да өстенлекле булып кала.
Аларның иң киң таралганнары –җәмәгать транспортында катнашучыларның балаларына бушлай йөрү, мәктәп укучылары һәм колледж студентларны бушлай кайнар ризык белән тукландыру.
"Махсус операциядә катнашкан егетләребезгә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү – безнең өчен мөһим бурыч. Хәрбиләргә ярдәм итү өчен, федераль чаралардан тыш, без үз чаралар пакетын кабул иттек. 2023 елда без катнашучыларга ярдәмгә 5,1 млрд сум акча җибәрдек, быел бюджетта тагын 6,1 млрд сум каралган», — дип язган төбәк җитәкчесе үзенең социаль челтәрләрендә. Быел, гамәлдәге ярдәм чараларына өстәп, Башкортстаннан МХОда катнашучыларны транспорт салымы түләүдән азат иттеләр. Моннан тыш, республикадан мобилизацияләнгәннәргә газ һәм су өчен түләргә туры килмәячәк, дип хәбәр итте «Башинформ»мәгълүмат агентлыгы.
МХОда катнашучыларның гаиләләренә актуаль ярдәм чараларының иң тулы белешмәлеген шушы сылтама буенча укый аласыз: https://www.bashinform.ru/longreads/longreads/2023-11-16/kakie-mery-podderzhki-polozheny-semyam-uchastnikov-svo-iz-bashkirii-polnaya-versiya-3522347
Лиана Ханмурзина.
Чыганак: Башинформ

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас