ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
16 июль 2024, 10:35

Легендар якташыбыз иҗатына багышлап

Узган атнада «Хәйдәр Басыйров китапларын укыйбыз» китапханә акциясе чикләрендә Юмаш авылы модельле китапханәсенең җәйге уку залында күренекле якташыбыз – Чакмагыш төбәге легендасы, журналист-язучы Хәйдәр Басыйровның тууына 85 ел тулуга багышланган «Тарихчы, туган якны өйрәнүче» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате оештырылды.

Легендар якташыбыз иҗатына багышлапЛегендар якташыбыз иҗатына багышлап
Легендар якташыбыз иҗатына багышлап

Чарада катнашучылар аның биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар, Хәйдәр Фәйзрахман улының Бөек Ватан сугышы елларында үзенең күпсанлы тарихи китап - энциклопедияләре белән (“Ватанга тугры калдылар”, “Геройлар, орденлылар”, “Батыр кызлар” һ.б.) район елъязмасына зур өлеш кертүе һәм үзенең күркәм тормышын үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлектә тәрбияләүгә багышлауга күп көч салуы турында белделәр. Китап сөючеләр шулай ук аның туган як тарихын өйрәнергә ярдәм итүче «Мәгариф», «Чакмагыш туфрагында туганнар» документаль китаплары белән таныштылар.

Легендар якташыбыз иҗатына багышлап
Легендар якташыбыз иҗатына багышлап
Легендар якташыбыз иҗатына багышлап
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас