ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
16 июль 2024, 11:20

Җәй белән ярышып

Чакмагыш Балалар модельле китапханәсе хезмәткәрләре гимназия  каршындагы «Балачак иле» лагере балалары өчен Гаилә ялы паркында «Җәй белән ярышып» дип аталган күңелле стартлар оештырды.

Җәй белән ярышыпҖәй белән ярышып
Җәй белән ярышып

Чара башында китапханәче Лилия Арысланова балаларга спорт, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде. Балалар ачык һавада күбрәк булу, уртача һәм дөрес туклану, гигиена кагыйдәләрен үтәу һәм чыныгу кирәклеге турында файдалы мәгълумат алдылар. Чара вакытында малайлар һәм кызлар көч, җитезлек, тапкырлык һәм тизлектә ярыштылар. Алып баручылар балалар өчен төрле кызыклы биремнәр әзерләде, анда катнашучылар рух көчен һәм җиңүгә омтылыш күрсәтте. Балалар «Спорт белгечләре» викторинасында да актив катнашты.

Җәй белән ярышып
Җәй белән ярышып
Җәй белән ярышып
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас