Республикада грант ярдәме системасы яхшы төзелгән. Соңгы биш елда гражданлык җәмгыяте институтлары мондый ярдәмне 1,5 млрд сумга алган.
Башкортстан Республикасы Башлыгының грантлар фонды төбәктә социаль әһәмиятле проектларга һәм инициативаларга ярдәм итүдә мөһим роль уйный.
2020-2024 елларда Фонд 17 конкурс үткәргән, 3 692 гаризадан 745 социаль әһәмиятле проектка ярдәм иткән. Грант ярдәменең гомуми суммасы 1,2 млрд. сумнан артык тәшкил итеп, шуларның 852,5 млн.сум республика бюджетыннан һәм 364,86 млн. сум Президент грантлары фондын финанслау хисабына тормышка ашырылган.
Фонд эшчәнлегенең төп максаты – җәмгыять үсешен инновацион һәм хәйрия проектларына финанс ярдәме аша стимуллаштыру. Бүгенге көндә Башкортстан Республикасы бүлеп бирелгән грантлар саны буенча Русиядә лидерлык позициясен били.
Агымдагы елда Башкортстан башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров беренче тапкыр мәктәпкәчә учреждениеләрнең яшь педагогларына Башкортстан башлыгы грантларын тапшырды. Башкортстан – илдә мондый ярдәм булган бердәнбер төбәк.
Грант алуга ия булган проектлар безнең районда да бар. “Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында районыбыз мәктәпләрендә “Үсеш ноктасы” цифрлы, табигый фәннәр һәм гуманитар профильле үзәкләр уңышлы эшләп килә. 2023-2024 уку елында «Мәктәп укучыларын инициативалы бюджетлаштыру» программасын гамәлгә ашыру чикләрендә гимназиянең “Медиаүзәк” командасы “Интеллект плюс” проектын тәкъдим итеп, җиңү яулады.
"Синең инициативаларың урыны” проекты башкалабыз Уфаның “Социаль, мәдәни һәм икътисади үсеш, “Шәһәрне үстерү иҗтимагый” фондлары тарафыннан Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты ярдәме белән республика башлыгы Грантлары Фонды ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
“Интеллект+” иҗтимагый киңлегендә мәгълүмат үзәге, коворкинг бүлеге һәм уен бүлекләре, кече библиотека, мини кухня урнашкан. Аны җиһазландыруга 60 мең сум акча тотылды. “Мондый үзәкләрне булдыруның максаты – төп һәм өстәмә гомум белем бирү программаларын үзләштерүне тәэмин итә торган яңа укыту һәм тәрбия ысулларын, белем бирү технологияләрен гамәлгә кертү өчен шартлар тудыру. Үзәк компетенцияләрне, цифрлы грамоталылыкны, шахмат белемен, проект эшчәнлеген, балаларның, педагогларның, ата-аналарның иҗади, социаль үзенчәлекләрен тормышка ашыру өчен иҗтимагый киңлек функциясен үти”, – ди проект җитәкчесе Элвина Яхина.
“Мондый киңлек ачу агымдагы уку елының үзенчәлеге булды. Ул өстәмә белем бирү укучыларның сәләтен ачыкларга һәм үстерергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук сәләтле балалар белән эшләгәндә дә ярдәм итәчәк. Биредә укучыларга төрле проектларны тормышка ашырырга, түгәрәк өстәлләр үткәрергә, документ эшен өйрәнергә, шулай ук ял итәргә дә мөмкинлек булачак”, – ди гимназия директоры Айгөл Әнвәр кызы Әхмәтҗанова.