ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
16 июль 2024, 07:00

Юлларда эшнең кызу мәле

«Башкиравтодор» җәмгыятенең Чакмагыштагы филиалы хезмәткәрләре район территориясендәге һәм районара юлларда барлыкка килгән чокырларны ямау буенча эшчәнлекне дәвам итә.

Юлларда эшнең кызу мәлеЮлларда эшнең кызу мәле
Юлларда эшнең кызу мәле


Шушы көннәрдә юл хезмәткәрләре Кушнаренко-Чакмагыш-Бакалы юнәлешендә барлыкка килгән чокырларны ямый. Бу юллардан бертуктамый авыр йөк машиналары да узып тора, бу да юл торышына нык тәэсир итә. Технологиягә килгәндә, гадәттәгечә чокыр урынын тигезләп кисеп, өрдереп әзерлиләр, аннары аңа асфальт салып тигезлиләр, катоклыйлар.
«Башкиравтодор» җәмгыятенең Чакмагыштагы филиалы начальнигы Марат Тәлгать улы Мусин белән район үзәгендә юлларның торышы турында әңгәмәләшеп алдык. Бүгенге көндә бригадалар юлларны тәртипкә китерү буенча актив эшчәнлек алып бара. Рөстәм Хәкимов җитәкчелегендәге юлчылар бригадасы юлларда барлыкка килгән чокырларны ямау буенча эшне дәвам итә. Икенче бригада хезмәткәрләре юл, знак һәм павильон буйларын чүп үләннәреннән тазарту буенча җиң сызганып эшли.

Юлларда эшнең кызу мәле
Юлларда эшнең кызу мәле
Юлларда эшнең кызу мәле
Автор:Гульназ Хафизова
Читайте нас