ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
17 июль 2024, 10:35

Авыл ямьле кешеләре белән

Һәр авылның төп байлыгы – ул аның актив, тырыш, уңган, эчкерсез, игелекле кешеләре. Мондый сыйфатларга ия  кешеләр – авылның таяныч-терәге. Һәр торак пунктта көнкүрештә хәл ителә торган проблемалар, авылның бүгенге көндәге яшәеше дә күпчелек очракта аның халкына бәйле. 

Авыл ямьле кешеләре беләнАвыл ямьле кешеләре белән
Авыл ямьле кешеләре белән
 
Исегездә булса, Ташкалмаш авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларның исемнәрен мәңгеләштерү максатында обелиск ачу тантанасы  турында язып үткән идек. Бу авыл килене Гөлнур Вәлиева шушы җаваплы эшне  оештырып җибәрә, обелискка исемлекләр  списогын җыя, халыкка аңлату, киңәшләшү эшләрен алып бара. “Авылыбызда обелиск ачу идеясе тугач, күршем Альбинаны иптәшкә, ярдәмгә чакырдым. Аның белән ватсапта “Авылдашлар” дигән үзебезнең Ташкалмаш төркеменә шушы уебызны язарга ният иттек. Биредә халык белән киңәшләштек. “Менә шундый обелиск ачу турында ничек уйлыйсыз?” дип алар белән аралашып, киңәш кордык. Авылдашларыбыз  бу проектны бердәм булып хупладылар, кулларыннан килгәнчә ярдәм итү өчен үз өлешен кертергә ашыктылар. 2-3 атна дигәндә алар белән 570 мең акча җыелды. Калган бөтен чыгымнарны  Ташкалмашта туып үскән якташыбыз, Башкортстан Республикасының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры урынбасары Рөстәм Хәмзә улы Гыйззәтуллин, шәхси эшкуар Фәнис Фәрәил улы Батыров үз өстенә алды. Аллаһка шөкер, теләгебезгә ирештек: быел Җиңү бәйрәменә обелискны ачтык”,  – дип бу хакта сөйләп үтте әңгәмәдәшем.
Авылының үткәненә, киләчәгенә битараф булмаган райондашыбыз белән сезне, гәзит укучы дусларыбызны да таныштыру теләге белән аның үзе белән якыннанрак таныштыруын сорап мөрәҗәгать иттем.
Гөлнур Риф кызы Вәлиева  1976 елның 8 октябрендә Иске Калмаш авылында дөньяга килә. Әти-әни назына төренеп, ир туганнары арасында бер чәчәк булып иркәләнеп үсә ул.  
 
 
Бу хакта тулырак гәзитнең  киләсе 29нчы санында укый аласыз.
Авыл ямьле кешеләре белән
Авыл ямьле кешеләре белән
Авыл ямьле кешеләре белән
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас