Билгеле булганча, 2024 ел Русия Президенты Владимир Путин Указы буенча Гаилә елы дип игълан ителде. Карар гаиләләрне яклау һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өлкәсендәге сәясәтне популярлаштыру максатыннан кабул ителгән. Бу юнәлеш шулай ук Башкортстан Республикасында өстенлекле булып кала. “Киләсе елны илебез Президенты Гаилә елы дип игълан итте. Гаилә кыйммәтләрен ныгыту, гаилә, ана, әти булу һәм балачак ярдәме безнең үзгәрешсез кыйммәтләребез булуын кабат ассызыклый, дип билгеләп үтте Радий Хәбиров узган ел республика Дәүләт җыелышына мөрәҗәгать итеп.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Республика белән идарә итү үзәгенең оператив киңәшмәсендә Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова төбәктә балалы гаиләләргә ярдәм итүнең яңа чаралары турында сөйләде. Министр сүзләренә караганда, республиканың күп балалы гаиләләренә яшәү урынына карамастан, музейларга, мәдәният һәм ял паркларына, республиканың дәүләт милке яки муниципаль милке булган күргәзмәләргә бушлай керү хокукы бирелгән. Шулай ук агымдагы елның 1 сентябреннән республика шәһәрләрендә яшәүче күп балалы гаиләләрдәге мәктәп укучылары шәһәр юлында автомобиль транспортында (таксидан тыш) һәм шәһәр җир өсте электр транспортында бушлай йөрүдән файдалана алачак. Моннан тыш, агымдагы елның 1 июленнән үк күпбалалы гаиләләр республика колледжларында түләүле нигездә көндезге формада белем алучы балаларны укыту бәясен компенсацияләүне сорап мөрәҗәгать итә алалар. Мондый компенсация күләме уку бәясенең 50%на тигез, әмма уку елына 30 000 сумнан артмый.
"2024 елның 1 гыйнварыннан ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар тәрбияләүче гаиләләргә түләү күләме 18,5% ка арттырылды. Бу елдан башлап түләүләр һәр балага аена 8 953 сумнан 11 172 сумга кадәр тәшкил итә. Түләүләр күләме гаиләгә кабул ителгән баланың яшенә һәм сәламәтлек торышына бәйле һәм ай саен түләнә. Шулай ук апрель аенда республикабызда ятим балаларга түләүләрне „кесә акчасы“ сыйфатында билгеләүче закон кабул ителде. Мондый ярдәм чарасы республиканың гаилә тәрбиясенә ярдәм итүнең 15 үзәгендә яшәүче 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге 432 ятим балага кагылачак», – дип хәбәр итте Ленара Иванова.
Чыганак: “Башинформ” мәгълумат агентлыгы сайты.