ИГЕНЧЕ
+24 °С
Яңгыр
Новости
17 июль 2024, 10:05

Мал азыгы мул булсын дип

Басу эшчәннәре өчен кызу эш чоры дәвам итә. Район хуҗалыкларында мал азыгын мөмкин кадәр күбрәк әзерләү өчен хәстәрлек күрелә.

Мал азыгы мул булсын дипМал азыгы мул булсын дип
Мал азыгы мул булсын дип

 Механизаторлар һәм водительләр зур көч түгеп үстерелгәнне вакытында җыеп алу һәм саклау урыннарына ташу өчен кояшлы көннәрнең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга омтыла. Үткән атнада яуган көчле яңгырлар урыннарда эшне берни кадәр тоткарлап торса да, гомумән алганда, азык хәстәрләү темпына әллә ни зур йогынты ясамады дияргә дә була. 16 июльгә район хуҗалыкларын да 56628 тонна сенаж базланган. Бу – җиткерелгән планның 56,2 % кадәр эш башкарылган дигән сүз. Шушы төр эшчәнлек буенча районыбыз республиканың лидер төбәкләре исемлегендә билгеләнә. Бу җәһәт тән “Байбулат”, “Базы”, Ленин исемендәге хуҗалыклар механизаторлары алдынгылар исемлеген әйдәп бара. Шул ук көнгә 3496 тоннадан артык күләмдә печән дә туплан ган (19%). “Алга”, Ленин исемендәге, “Победа” хуҗалыкларында бу эш аеруча көйле оештырылган. Хуҗалыкларда көненә якынча 260 гектардан артык мәйдан да күп еллык үләннәр чабыла. Ба су хезмәтчәннәре аруталу белми эшли. Чөнки авыл хуҗалыгының төп тармакларының берсе булган терлекчелекне артабан үстерү өчен сыйфатлы азык базасын булдыру – беренче чираттагы бурыч. Сөт һәм ит җитештерү күләмен тәэмин итү нең мөһим өлеше ул. Шуңа да әлеге вакытта районыбызның һәр хуҗалыгында мал азыгы хәзерләү эшенә төп игътибар һәм көч юнәлтелә. Июль ае – авылда иң кызу чор. Басулардан игеннәр өлгереп килә, урак башлануга санаулы гына көннәр калып бара. Ә аңа кадәр район хуҗалыкларында эш тукталып тормый – барлык төр басу культуралары үсентеләре корткычларга, төрле чирләргә каршы эшкәртелә, бу мәйданнарда химик утау һәм тукландыру эшләре башкарыла. 16 июльгә язгы бодай чәчелгән 19307 гектарда, уҗым культуралары үстерелгән 17823 гектардан артык мәйданнарда химик утау эшләре башкарылган. Шундый ук эш шикәр чөгендере, рапс, көнбагыш, горчица, куку руза үскән басуларда да баш карыла. Болардан тыш, бөр текле уҗым культураларын чәчүгә әзерләү өчен пар җирләре эшкәртелә, басуларга органик ашламалар чыгару эше дә тукталып тормый. Шушы максатта 8615 гектарда туфрак эшкәртелгән, 37080 тонна органик ашлама чыгарылган. Малчылык тармагында да – продукцияне мул җитештерү чоры. 16 июльгә район хуҗалыкларында 465050 центнер сөт җитештерелеп, 443282 центнеры эшкәртү предприятиеләренә озатылган. Бу чорда көненә якынча 2382,11 центнер сөт савып алына дигән сүз. Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрылыгының рәсми сайтында урын алган хәбәрнамәдә иң күп сөт җитештерүче җиде район рейтингының беренче, иң югары баскычында – безнең Чакмагыш районы, дип билгеләнә. Авыл хуҗалыгы бүлегеннән җиткерелгән мәгълүматлар дан күренүенчә, район хуҗалыкларында асралган һәр сыердан көндәлек савым 27 кг. тәшкил иткән. 16 июльгә көндәлек савым буенча район лидерлары – “Герой” хуҗалыгы, “Базы” җәмгыяте, “Үзәк” МТСның Хуҗин исемендәге бүлекчәсе. Районыбызның иң эре хуҗалыгы булган, югары казанышлары белән республика күләмен дә танылу яулаган җаваплылыгы чикләнгән “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятендә дә кызу эш кайный. Биредә мал азыгы хәзерләү аеруча югары темп белән башкарыла. Хуҗалык буенча 40292 тонна сенаж әзерләү планлаштырылган. 16 июльгә ул 28582 тон на күләмендә траншеяларга салынган (71 %). Монда 1823 тонна печән дә туплаган. —“Базы”да тәҗрибәле, күп еллар дәвамында хезмәт сал ган уңганнар күп. Җәмгыятьнең өченче бүлекчәсе комбайнчы лары Илмир Сәлимов, Мәснәви Насруллин, Динар Борханов һәм Фәрәгать Саяпов – хуҗа лык икътисадынданын үстерүгә күп көч керткән алдынгылар. Барлык төр куәтле техниканы йөгәнләргә сәләтле ирузаманнар, елныңелында югары җи тештерүчәнлеккә ирешеп эшли алар, мал азыгы хәзерләүдә генә түгел, язгы чәчү, урак эшлә рендә дә һичкайчан сынатмый лар. Үзләренә тапшырылган техникага сакчыл карап, нәтиҗәле эшләткән бу уңганнар яшьләр өчен дә үрнәк, тәҗри бәлеостазлар да. Кызу басу эшләре чорында барлык төр техниканың көйле эшләве, вакытында һәм өзеклекләрсез ягулыкмайлау материаллары белән тәэмин ителүе аеруча мөһим. Бүлекчә басуларында фидакарь хезмәт белән үстерелгән уңышның үз вакытында һәм тиз арада югалтуларсыз җыеп алынуында ягулык бүлүче Гөлнур Гәрәеваның да хезмәт өлеше зур, — ди уңган якташлары турында гәзитебезнең актив хәбәрчесе Фәйрүзә Саяпова. Без җәмгыять һәм районыбызның барлык хуҗалыклары иген челәренә үтә дә җаваплы һәм җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышлар юлдаш булуын, һава шартларының тик уңай гына килүен телибез. Сез – районыбызның, республиканың һәм илнең горурлыгы, ныклы терәге!

#АгроВкомплексе и #АПКмоимиглазами

Мал азыгы мул булсын дип
Мал азыгы мул булсын дип
Мал азыгы мул булсын дип
Автор:Фәйрүзә Саяпова
Читайте нас