Барлык яңалыклар
Новости
17 июль 2024, 20:54

Улын махсус хәрби операциядән көтүче Венера апа һәм Альберт абый: “Улыбызның исән-сау кайтуын теләп торабыз”

Ташкалмаш авылында гомер итүче Венера Җәмил кызы һәм Альберт Әхмәтзыя улы улының махсус хәрби операциядән исән-сау кайтуын теләп, алга якты ышаныч белән яши.

Улын махсус хәрби операциядән көтүче Венера апа һәм Альберт абый:  “Улыбызның исән-сау кайтуын теләп торабыз”
Улын махсус хәрби операциядән көтүче Венера апа һәм Альберт абый: “Улыбызның исән-сау кайтуын теләп торабыз”

Дүрт ул үстергән ата-ананың күңелендә бары тик бер генә теләк: улыбыз исән-сау кайтып, сөйгәне белән гаилә корып, балалар үстереп, бәхетле, имин тормышта яшәсеннәр иде. – Тормыш иптәшем Альберт белән 4 ул үстердек. Иң өлкәне Артур Уфада гаиләсе белән яши. Үзе дә, тормыш иптәше дә кибеттә эшлиләр. 2 яшьлек кызчыклары Әминәне үстерәләр. 2020 елда 24 яшендә икенче улыбыз Айнур чирләп үлеп китте. Шикәр чире белән көрәште ул. Август аенда аны югалтуыбызга 4 ел була. Өченче улым 2017 елдан бирле хәрби, Украинада барган махсус хәрби операциядә илебез иминлеге сагында. Бәләкәй чагыннан ук хәрби булу теләге булды аңарда, “үскәч хәрби булачакмын” ди торган иде. Төпчек улым Илмир яңарак кына армиядән кайтты. Аллаһка шөкер, бик яхшы хезмәт итте, исән-сау гына булсыннар, – дип сөйләп үтте Венера апа. Венера апа сөйләвенчә, аның “Габа” позывнойлы улы кечкенәдән үткер, максатчан булуы белән аерылып торган: – Бәләкәйдән кыю, үткер булды, бөтен җиргә сүзе үтте. Әле дә хезмәттәш дуслары белән һәрчак элемтәдә тора, кайткан чагында күрешәләр, ярдәмчелләр, үзен күтәреп алалар, бик хөрмәтлиләр. Иске Бәшир авылында 9нчы сыйныфны тәмамлагач Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына ветеринария белгечлеге буенча укырга керде. Аннан, әлеге дә баягы хәрби булу теләге белән, “Танкта йөрергә дә җайлырак булыр”, – дип биредә “Авыл хуҗалыгы җитештерүенең тракторчы-машинисты” белгечлегенә күчте. 2017 елда армия сафларында хезмәт иткәннән соң, контракт төзеп хезмәт итәргә калды. Үз теләге белән махсус хәрби операциягә китте. Иске Калмашта сөйгән кызы да бар, ул да улымны сагынып көтә. Кыска вакытлы ялга кайтканда сорарга бардык, Аллаһ боерса, улым кайткач гаилә корып, бәхетле тормыш итәргә насыйп булсын үзләренә. Яшьтән үк кайгыларны да күп күргән Венера апа. Кызганычка каршы, тәүге баласы – нәни кызын, аннан беренче тормыш иптәшен, Айнур улын мәңгелеккә югалту кайгы-сагышларыннан сәламәтлеге бик какшый төшә. Бүгенге көндә ул хуҗабикә, хаклы ялда. – Улым җае чыккан саен шалтыратып, хәлемне сорашып кына тора. Ике тапкыр кыска вакытлы ялда булып китте. Тәүдә БТРда хезмәт итсә, әлеге вакытта диңгез пехотасында. Батырлыклары өчен Жуков медале белән бүләкләнде. Бихисап Мактау кәгазьләре, грамоталарга да ия ул. Аллаһы Тәгалә исәнлеген бирсен инде, исән-сау кайтуын көн дә теләп торам. Аллаһка шөкер, улларыбызның кадер-хөрмәтендә гомер кичерәбез, өр-яңа йорт салып бирделәр. Һәр балам исән-сау булып, картлыгымда аларның тормышына сөенеп яшәсәм иде, – ди балалары белән горурланып Венера апа. Әйе, һәр ата-ана балам диеп яши, балам диеп җан ата, аның саулыгын, иминлеген тели. Алдагы көннәрдә Венера апа белән Альберт абыйга сау-сәламәт булып, балаларының игелеген, шатлыгын күреп, тыныч тормышта озын-озак еллар гомер итәргә язсын, дип телибез. Махсус хәрби операциядә илебез иминлеген яклаучы “Габа” позывнойлы якташыбызга да исән-сау Җиңү белән үз аякларында кайтып, шатлык-сөнечләрдә якыннары, сөйгәне белән күрешү бәхете насыйп булсын. Баласын көткән һәр әти-әнигә сабырлыклар, сәламәтлек, бәхетле картлык телибез.

Улын махсус хәрби операциядән көтүче Венера апа һәм Альберт абый:  “Улыбызның исән-сау кайтуын теләп торабыз”
Улын махсус хәрби операциядән көтүче Венера апа һәм Альберт абый: “Улыбызның исән-сау кайтуын теләп торабыз”
Автор: Илсөяр Гайсина
Читайте нас