Иҗади мохит кә чумып, биредә аларның һәр- кайсы күңеленә ятышлы шөгыль таба. Еллар дәвамында аккордеон, фортепиано, баян, флейта, вокал, рәсем сәнгате, хореография классларында шөгыльләнгән балалар укыту чыларыннан яхшы күнекмәләр ала, иҗат киңлекләре буйлап сәяхәт кыла. Район, республика, Бөтенрусия һәм Халыкара фестиваль-конкурсларда актив катнашалар, күпсанлы Диплом, Мактау грамоталары моңа бик ачык дәлил булып тора. Яшь музыкантлар урындагы телевидениенең «Күңелле сәфәр» тапшыруын да үзенчәлекле матур чыгышлары белән ямьлиләр. Иң мөһиме — балаларның күңел халәтләрен сулышларыннан тойган, үз эшенең чын осталары булып танылган педагоглар эшли әлеге серле утрауда. Светлана Вәлиева — кырык елга якын гомерен тырышлык, сабырлык, олы җаваплылык таләп иткән хезмәткә багышланган укытучыларның берсе. Аның кул астында бик күп кызлар малайлар зур теләк белән ак кордеонда уйнау серләренә өйрәнә. —Мин эшли башлаганда сәнгать мәктәбендә аккордеон классы юк иде. Ул ачылганнан бирле аны йөздән артык бала тәмамлады. Шуларның сигезе бүгенге көндә республикабызның төрле төбәкләрендә музыка укытучысы булып эшли. Өч егетебез сәнгать юлын сайлады. Сөенеп һәм горурланып әйтә алам: укучыларым утта янмый, суда батмый торган хәзинә һәм иң зур байлык – күңелләренә ятышлы һөнәргә ия. Аккордеон классын тәмамлап, тормышта, сәнгать дөнья сында үз юлын тапкан, Халыкара һәм Бөтенрусия конкурслары лауреатлары булып танылган укучылары хакында әйтеп бирә алмаслык ихтирам, аналарча ярату, күңел җылысы белән сәгатьләр буе сөйли ала Светлана Вилүр кызы. —Илнур Сәлимгәрәев Имәнлекул авылыннан килеп укыды. Нинди генә һава шартлары булса да: “Буран, яңгыр – килә алмыйм”, — дигән чагы булмады. Бер генә дәрестә калдырмады, бик тырыш булды. Сәнгать институтын тәмамлады, әлеге вакытта аспирантурада укый. Башкалабыз Уфада, 11нче санлы балалар музыка мәктәбендә аккордеон классы укытучысы булып эшли. Андрей Нурмөхәммәтовта үз-үзенә таләпчән, куйган максатына омтылучан укучыларның берсе булган. Югары уку йортын тәмамлаган, опера һәм балет театрында эшли. Талантлар йолдызлыгында балкыган тагын бер укучысы бар Светлана Вилүр кызының. Ул – Александр Квашук. Уфа шәһәренең 8 санлы балалар музыка мәктәбендә аккордеон классы буенча укытучы, концерт, мәгърифәтчелек һәм методик эшчәнлек буенча директор урынбасары. Укучылары һәм остазлары даими бәйләнештә, ныклы элемтәдә торалар. —Балалар сәнгать мәктәбен дә канат ныгыткан музыкантлар туган якларына еш кайта. Алар белән очрашуларны балалар аеруча көтеп ала. Апрель аенда “Безнең мирас” дип аталган концерт үткәрелде. Анда якташларыбыз Илнур Сәлимгәрәев, Александр Квашук, республиканың атказанган артисты, З.Исмәгыйлев исемен дәге Уфа дәүләт сәнгать институты доценты Оксана Буланки на, рус халык уен коралларының Яшьләр оркестры, “Премь ер-квартет” ансамбльләре чыгыш ясады. Алар башкаруындагы халык көйләре һәм танылган композиторларның әсәрләре Чакмагыш тамашачылары күңеленә хуш килде. Ә иң кадерле тамашачылар, әлбәттә, Илнур белән Александрның якыннардан якынке шеләре – әти-әниләре булды бу күркәм чарада. Сәхнә түрен балкытып чыгыш ясаган уллары өчен бераз дулкынланып та, горурлык тойгысы кичереп тә утыргандыр алар. Остазлары Светлана Вилүр кызы Уфада үзенең укучылары катнашлыгында узган концертларның берсенә дә бармый калмый. Тамашачылар ның:“Без Квашукны тыңларга килдек”, — дигән сүзләрен ишетү аның өчен нинди зур куаныч булуын аңлатып тору да кирәк ми. Чакмагышның талантлы егетләре сынатмый, аларның чакматаштай көчле ихтыярлы, үз максатларына омтылучан булуларына сокланмау мөмкин түгел. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, чирекгасыр Балалар сәнгать мәктәбе директоры вазыйфасын җигелеп тарткан Фәүзә Гасакирова белән иңне-иңгә куеп эшләргә туры килгән Светлана Вилүр кызына. Аны ул сагынып, юксы нып искә ала. —Фәүзә Гата кызы үзенә дә, башкаларга да үтә дә таләпчән, әмма бик гадел җитәкче булды. Һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтте ул безне. Яшь идек, үпкәләгән, аның белән килешеп бетмәгән чакларыбыз да булды. Әмма ул искиткеч көчле, бердәм коллектив туп лауга иреште.Үз эшенә мөкиб бән, җан атып эшләгән һөнәр мәннәр һәр бала йөрәгенә изгелек, матурлык орлыклары. салдылар, гомер юлларында маяк булырлык музыкаль тәрбия бирделәр. Сүз дә юк, җыр-биюне, музыка кораллары һәм пумала-буяуларны үз иткән кызлар-малайлар иҗат-илһам дөньясына чумып, чын һөнәр осталары бу лып танылды. Районыбызның мәдәният тормышы гөрләп тора, ел дәвамында төрледән-төрле бәйрәм чаралары, кичә концертлар оештырыла. Аларның берсен дә балалар сәнгать мәктәбе укучыларыннан башка күз алдына китереп булмый. “Җыр-бию сәнгате үрнәге”,— диләр яшь йолдызчыклар хакында. —Быелгы уку елы ахырында 146 кыз һәм малай кулларына таныклык алды. Минем дә 3 укучым аккордеон классын тәмамлады. Башкорт халык шагыйре Рәми Гариповның “Кеше” дигән шигырь юллары аларга минем теләкләрем булып барып ирешсен. Акыллы һәм оста кулларының якты эзен күреп куан сыннар, киләчәкнең матур кешеләре булсыннар... Светлана Вилүр кызы Оренбург шәһәрендә туып үскән. Тырыш, тәвәккәл кызының сәләтен тоемлаган әнисе аңа музыка мәктәбенә барырга киңәш биргән. Аннан инде музыка училищесы, югары уку йорты. “Һө нәрле үргә йөзәр”, — дип, бала чак елларында ук күңеленә канат куйган газиз кешесенә мең рәхмәтле булып яши ул. Нәсел тамырлары Чакмагыш төбәге белән бәйле язмамге роеның. Әти-әнисе Каран авылыннан, нәнәсе белән картәтисе, туганнары шунда яши. Туган якка еш кайтып йөриләр. Гүзәл табигать кочагында үткәргән балачак, яшьлек мизгелләре онытылмый, иң якты хәтирәләр булып саклана. —Булачак тормыш иптәшемне кичке уенда очраттым. Күр дем дә: ”Бу — минем кеше”,— дидем. Яшьлек язында гаилә учагын кабыздык. Киләсе елда Радик белән рубин туебызны билгелибез. Мәхәббәт җимешебез – Диананы үстердек, югары белем алырга ярдәм иттек, нәнәй-картәти бәхетен татуга ирештек. Тормышыбыз дан, эшебездән бик канәгать без, гомернең һәр мизгеленнән ямь табып, сөенеп яшибез. Светлана Вәлиева эшендә югары һөнәри осталыкка ирешкән, яшь буынны тәрбияләүгә үз өлешен керткән, югары категориягә ия укытучы-остаз. БР Мәдәният министрлыгының, район хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары аның тынгысыз хезмәтенә олы баһа булып тора. Фидакарьлеге татлы җимешләре, ә яраткан укучылары яңадан-яңа уңышлары белән сөендерер әле. Хезмәте барның – хөрмәте бар. Моңа ул бик тә лаек.