ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
18 июль 2024, 10:25

Имамнар укуга җыелды

18 июльдә муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында барлык мәхәлләләр имамнарының чираттагы җыелышы булды.

Имамнар укуга җыелдыИмамнар укуга җыелды
Имамнар укуга җыелды

Анда Чакмагыш районы имам-мөхтәсибе Фаяз Котлыев, үзәк “Әдһәм-Бикә” мәчете имам-хатыйбы Дильшод Касыймходжаев, Кашкар авылы имам-хатыйбы Фәргать Габдрафиков, муниципаль район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика секторы мөдире Айгөл Нәбиева катнашты. Көндәлек тормышта мәшәкатьләр күп булган кебек, мәхәллә тормышында да эшләр, алга куелган бурычлар байтак. Очрашуда сүз мәчет биләгән җир территорияләрен рәсмиләштерү һәм башка мәсьәләләр хакында барды. Күптән түгел үткән имамнар җыелышында район имам-хатибы Дильшод Касыймходжаев мәхәлләләр документларының тулы тәртиптә алып барылырга тиешлеге турында сөйләгән иде. Моның өчен чираттагы җыелышны муниципаль район хакимиятендә үткәрергә дигән фикергә килгән иделәр. Әлеге очрашуда авыл биләмәләре хакимиятләренең эшләр белән идарә итүче белгечләре дә катнашты. Сүз мәчетләрне рәсмиләштерү, изге йортларның җитеп бетмәгән документацияләрен туплап, барлык эшен җиренә җиткереп башкарып чыгу турында барды. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә районыбызда 24 мәчет исәпләнә, аларның 21 – рәсми теркәлгән. - “Әлхәмдүлилләәһ, бүген районыбызның 24 мәчетендә укыган, гыйлемле хәзрәтләр эшләп йөри. Аларга аерым рәхмәт әйтәсем килә. Бик тырышалар, алар – чынлап Аллаһ ризалыгы өчен эшләп йөрүчеләр. Мәчетләр бүгенге көндә үзләрен үзләре карыйлар. Газына, утына, суына түләргә, эчен, тышын карарга кирәк. Әмма имамнардан зарланулар ишеткәнем юк”, – ди район имам-мөхтәсибе Фаяз Котлыев. Әйткәндәй Фаяз Фәтыйх улы 2020 елның март аеннан алып шушы изге вазыйфаны җитәкли. “Имам-мөхтәсиб булу бик җаваплы эш. Бу дөньяви мәшәкатьләр белән генә бәйле түгел. Кешеләргә динне дөрес аңлату, исламга чакыру зур бурыч булып тора. Сабырлык кирәк. Төрле кешеләр, төрле фикерләр очрарга мөмкин. Аллага шөкер, аңлашып эшлибез, йөрәкләрне ачучы – Аллаһы Тәгалә. Без җиткерүче генә. Халыкка, бигрәк тә яшь буынга рухи тәрбия бирүдә авыл биләмәләре башлыклары, дин әһелләре һәм район җәмәгатьчелеге кулга-кул тотынып эшләгәндә генә уртак максатка ирешеп була”, – ди ул. Имам эше үз мәхәлләсендә исем кушу, никах, мәет озату, җәмәгать намазы укыту, дини белем биреп, дини сорауларга җавап бирү белән чикләнми. Дин әһелләренә Аллаһ йортының документациясе артыннан да йөрергә туры килә. Ә моның өчен гыйлемле кеше булу мөһим. Район хакимиятендә үткәрелгән укулар имамнарыбызның белемен арттыру, мәчет документацияләрен тәртипкә салу, дин йортларын рәсмиләштерү юлында төгәл бер план бирү өчен оештырылды. Рухи нигезебезгә кайтуның бер чагылышы булган мәчетләребез белән бүген районның һәр авылында сокланырга мөмкин. Алар күзләребезне куандырып, тирә-ягыбызны бизәп торучы корылмалар гына түгел. Аларда халкыбызның чал тарихы, рухи мәдәнияте чагыла, алардан иман, нур бөркелә.

Имамнар укуга җыелды
Имамнар укуга җыелды
Имамнар укуга җыелды
Имамнар укуга җыелды
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас