ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
18 июль 2024, 11:15

Курчак театры турында белемнәрен арттырдылар

Балалар да, өлкәннәр дә курчак театрын бик ярата. Өлкәннәр анда үзләренең балачакларын искә төшерсә, балаларга ул бик күп шатлык, соклану һәм могҗиза бүләк итә.

Курчак театры турында белемнәрен арттырдыларКурчак театры турында белемнәрен арттырдылар
Курчак театры турында белемнәрен арттырдылар

17 июльдә Балалар иҗат үзәгендә Чакмагыш гимназиясенең көндезге лагере балалары өчен "Барысы да курчак театры турында" дигән осталык дәресе үткәрелде. Балалар анда курчак театрының төрләре турында белделәр, аларны хәрәкәтләндерергә өйрәнделәр һәм дәрес ахырында үзләре дә курчак театры күрсәтә алдылар. Барысына да чарада катнашу кызыклы булды. Балалар активлыклары һәм кызыксынучанлыклары белән аерылып торды.

Курчак театры турында белемнәрен арттырдылар
Курчак театры турында белемнәрен арттырдылар
Курчак театры турында белемнәрен арттырдылар
Курчак театры турында белемнәрен арттырдылар
Курчак театры турында белемнәрен арттырдылар
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас