ИГЕНЧЕ
+28 °С
Болытлы
Новости
18 июль 2024, 10:20

Сәламәт булу өчен

Иске Калмаш модельле китапхәсендә җәйге уку залы чикләрендә ачык һавада китап сөючеләр өчен төрле чаралар үткәрү дәвам итә.

Сәламәт булу өченСәламәт булу өчен
Сәламәт булу өчен

16 июльдә биредә балалар өчен “Сәламәт булу – шәп” дип аталган сәламәтлек дәресе үткәрелде. Чара барышында яшь китап сөючеләр сәламәтлек турында сөйләштеләр, «файдалы» һәм «зарарлы» гадәтләр турында фикер алыштылар, әлеге тема буенча мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Алар шулай ук викторинада һәм асфальтта рәсем төшерү конкурсында да бик теләп катнаштылар. Чара азагында балалар кечкенәдән үк сәламәтлекне сакларга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга: спорт белән шөгыльләнергә, дөрес тукланырга, көн тәртибен сакларга, зарарлы гадәтләрдән ерак торырга һәм, әлбәттә, китап укырга кирәк дигән нәтиҗәгә ясадылар.

Сәламәт булу өчен
Сәламәт булу өчен
Сәламәт булу өчен
Сәламәт булу өчен
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас