ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
18 июль 2024, 07:05

“Сәламәтлек поезды” Иске Үзмәштә кабул итә башлады

“Сәламәт республика – сәламәт төбәк” исемле күләмле чара республикабызның барлык районнарын колачлый.

“Сәламәтлек поезды”   Иске Үзмәштә кабул итә башлады“Сәламәтлек поезды”   Иске Үзмәштә кабул итә башлады
“Сәламәтлек поезды” Иске Үзмәштә кабул итә башлады

Бүген шушы акция чикләрендә “Сәламәтлек поезды” мобиль медицина бригадасы Иске Үзмәштә кабул итә башлады. Биредә табибларны тантаналы шартларда ихлас каршы алдылар. Әлеге чара авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген булдыруга һәм күбрәк кешене диспансерлаштыруга җәлеп итүгә юнәлтелгән. Анда барлык теләүчеләр белгечләрдән консультация ала, медицина тикшерүе уза һәм беренчел ярдәм ала алалар. “Бирегә килүебезнең максаты – халыкка консултатив-диагностик һәм югары технологик ярдәм күрсәтү өчен пациентларны сайлап алу. Бүген без Чакмагыш районында беренче көн эшлибез. Безне бик яхшы итеп, җылы каршы алдылар. Пациентлар күп, эшне башладык һәм безнең кардиоүзәккә юллау өчен берничә кешене сайлап алырга да өлгердек. Чакмагыш районы халкына ныклы сәламәтлек һәм вакытында диспансеризация узуларын телим”, – диде республика кардиология үзәгенең югары категорияле табиб-кардиологы Татьяна Федоровна Побоева. Бу хакта тулырак – гәзитнең киләсе санында.

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас