Бәхетсезлек очракларының төп сәбәбе – москит челтәре. Җылы көннәр җитү белән тәрәзәләр ачыла һәм балаларның егылып төшүе бермә-бер арта. Москит челтәре егылудан саклый алмый, ул моның өчен билгеләнмәгән. Ул балалар өчен аеруча куркыныч тудыра. Мондый күңелсез хәлләргә юл куймау максатларында район үзәгендәге балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында “Ачык тәрәзә нәрсәсе белән куркыныч?” дип аталган профилактик әңгәмә үтте. Тәрбиячеләр балаларны сак булырга өндәде, хәвефсезлек кагыйдәләрен искә төшерде. Баланы тәрзәдән егылып төшүдән ничек сакларга? – Бала өйдә булганда тәрәзәләрне ачмагыз! Бер мизгелгә генә игътибарны читкә юнәлтү дә бала гомеренә торырга мөмкин. – Урындык, өстәлләрне һәм башка җиһазларны тәрәзә кырына куймагыз. – Балага тәрәзә янындагы җиһазда сикерергә рөхсәт итмәгез. – Чебен-черкидән саклаучы сеткаларга ышанмагыз. Ул баланы егылудан сакламый, киресенчә, сабый аңа ышанып таяна һәм сетка белән бергә егылып төшәчәк. – Тәрәзәгә бала ачмаслык итеп блокираторлар яки рәшәткәләр куегыз. – Балага тәрәзәдән нәрсәдер күрсәткәндә, аны ныклап тотыгыз, киеменнән генә тотмагыз. – Балаларны беркайчан да күзәтүсез калдырмагыз.