ИГЕНЧЕ
+22 °С
Дождь
Новости
19 Июля 2024, 06:15

Авыл җирлекләрендә спортны үстерү максатында

Соңгы биш елда Башкортстанда масса-күләм спортны үстерүгә аеруча зур игътибар бүленә. Республика Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров тәкъдиме белән 2020 елдан башлап илдә беренче булып безнең төбәктә “Авыл тренеры” программасы гамәлгә ашырыла башлый. Әлеге программа авыл җирлегендә яшәүче меңләгән балаларга махсус белемле белгечләр җитәкчелегендә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген ачты. Уку йортларын тәмамлаучы яшь белгечләргә исә туган авыл-районнарында яраткан эше белән шөгыльләнергә шартлар булдырылды. “Авыл тренеры” программасы – республикада масса-күләм спорты үсешенең мөһим өлеше.

Авыл җирлекләрендә спортны үстерү максатындаАвыл җирлекләрендә спортны үстерү максатында
Авыл җирлекләрендә спортны үстерү максатында


Әлеге программаның асылы шунда: аның чикләрендә авыл җирлекләрендә, эшчеләр касабаларында яки 100 меңгә кадәр кеше яшәгән кече шәһәрләрдә спорт әзерлеген тәэмин итүче тренерларга бер тапкыр бүленә торган компенсация акчасын түләү. Әлеге вакытта аның күләме бер кешегә 1 млн. сум тәшкил итә. Бу акчаны торак шартларын яхшырту – йорт яки фатир, шәхси йорт төзү өчен җир участогы сатып алу, торак ипотекасын каплау, автотранспорт сатып алу яки белем алу максатларында файдаланырга була.
Төбәктә “Авыл тренеры” программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле аның буенча түләүләрне Башкортстанның төрле районнарында яшәүче һәм эшләүче 176 тренер алган. Бу белгечләргә шушы программа буенча бүленгән акчаның гомум суммасы 134,8 млн. сумга җиткән. Агымдагы 2024 елда төбәкнең 11 муниципаль районы һәм шәһәрендә яшәүче 21 тренер-укытучы әлеге программада катнашып, түләүләр алган.
Шушы еллар дәвамында “Авыл тренеры” программасы республиканың ерак районнарында да спортны тергезде һәм анда яшәүче яшь спортчылар – әле күптән түгел генә урам буенда кайда барып сугылырга белмичә йөргән яки социаль челтәрләрдән “чыга алмаган” малайлар һм кызлар шәһәрләрдән авыл җирлекләренә эшкә кайткан тренер-укытучылар җитәкчелегендә шөгыльләнеп, горурланырлык казанышларга ирешә башлады. Чөнки бу программа – балаларга югары казанышлар спорты дөньясына аяк басу мөмкинлеге генә түгел, сәламәтлекне ныгыту өчен дә нигез булып тора. Ата-аналар тик отышта гына – спорт ярдәмендә алар улларын һәм кызларын урам йогынтысыннан аралап кала. Моннан тыш, төбәк Башлыгы ярдәме һәм кураторлыгы белән республикада тормышка ашырылган әлеге программа физкультура укытучыларына белемнәрен камилләштереп, үзләре өчен яңа булган спорт өлкәсендә квалификацияле тренер булырга мөмкинлек ача. “Авыл тренеры” программасы барлык төр спортны да үз эченә ала.
Республика программасы нигезендә федераль дәрәҗәдә “Земство тренеры” программасы эшләнде. Хәзерге вакытта әлеге проект Русиянең 24 төбәгендә тормышка ашырыла.

Авыл җирлекләрендә спортны үстерү максатында
Авыл җирлекләрендә спортны үстерү максатында
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас