+28 °С
Болытлы
Үсеп килүче буын арасында сәламәт яшәү рәвешен үстерүгә юнәлдерелгән спорт чарасында ике команда – “Олимп”лар һәм “Факел”лар катнашты. Аларның керткән голлары исәбен баш судьялар һәм күпләренең тренеры булган Рөстәм һәм Руслан Суховлар алып барды. Ярышларда катнашучыларның һәркайсы җиңүне якынайту өчен көч һәм тырышлык салды. Уен 7:5 исәбе белән “Олимп” командасы файдасына тәмамланды.