+22 °С
Ясно
Чара барышында балаларны тәмәке барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, дөньяда бу начар гадәттән күпме кешенең газап чигүе һәм һәлак булуы турында мәгълүмат бирделәр, тәмәкене дөнья буйлап тарату юлларының тарихи белешмәләрен китерделәр. Шулай ук тәмәке тартуның коточкыч нәтиҗәләре, тәмәке тартучы кешенең үзенә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләргә дә зыян китерүе турында мисаллар китерелде. Чарада аерым пункт булып көнкүрештә «имин» электрон тәмәке тарту мәсьәләсе яктыртылды, начар гадәттән баш тарту ысуллары, сәламәт яшәү рәвеше темасы турында фикер алыштылар. Чара «Тәмәке тартуның зыяны турында» видеоролик күрсәтү белән үрелеп барды.