ИГЕНЧЕ
+24 °С
Дождь
Новости
19 Июля 2024, 10:55

Туган телне саклау һәм үстерү өчен

“Без Башкортстанны балаларыбыз һәм киләчәк буыннар өчен сакларга һәм ныгытырга тиешбез. Бурычыбыз – аларда безгә ата-балаларыбыз тапшырган мираска сакчыл караш тәрбияләү”, – ди Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. Төбәк җитәкчесе республиканың төп дәүләт теле булган башкорт телен саклау һәм үстерүгә даими булышлык итә һәм эзмә-эзлекле рәвештә аны популярлаштыру, яшь буын вәкилләре өчен уңайлы булган ысул белән – заман таләпләренә ярашлы цифрлаштыру ярдәмендә телне өйрәнү сәясәтен төзи. Шушы максатта аның тәкъдиме белән күп төрле проектлар эшләнеп, гамәлгә кертелә. Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды проектлары Башкортстан Башлыгы грантлары фонды тарафыннан финанслана. Грантларга үткәрелгән төрле дәрәҗәдәге бу проектлар һәм бәйге-конкурслар чын мәгънәсендә телне яраткан һәм өйрәнергә теләгән кешеләрнең үзенчәлекле, креатив һәм заманча идея-уйларын тормышка ашырырга ярдәм итә.

Туган телне саклау һәм үстерү өченТуган телне саклау һәм үстерү өчен
Туган телне саклау һәм үстерү өчен

  • Безнең Чакмагыш районында да әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бүленә. Җирлегебездә бер-берсен хөрмәт итеп, дус-туган булып татар, башкорт, рус, чуваш, мари һәм башка халыклар яши. Алар тормышыбызның һәр өлкәсендә төрле дәрәҗәдәге конкурс-фестивальләрдә казанышлары белән сөендереп тора.
    Без районда башкорт телен саклау һәм үстерү җәһәтеннән башкарылган эшләр турында сөйләвен үтенеп, Чакмагыш районы башкортлары корылтае рәисе Гөлзия Сабир кызы Ситдиковага мөрәҗәгать иттек. Ул безгә болай дип сөйләде:
    –Чакмагыш районы Корылтае, башкорт халкынын тарихи һәм мәдәни мирасын, телен саклау һәм үстерү, үсеп килүче буынны, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә юнәлтелгән чаралар, тематик атналыклар белән чикләнми, алга куелган максатларга ирешеп, актив эшчәнлек алып бара.
    Телне өйрәнү, үстерү һәм саклау буенча чаралар күп үтә. Район үзәге мәктәпләрендә туган телне һәм дәүләт телләрен өйрәнү оештырылган, авыл мәктәпләрендә башкорт телен дәүләт теле буларак өйрәнәләр. Балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре һәм мәктәп укучылары бер республика конкурсыннан читтә калмый, актив катнашалар, уңышлары белән сөендерәләр. Аларны оештырып алып барган башкорт теле укытучыларына, мәктәп директорларына зур рәхмәт әйтәсем килә. Башкорт теле буенча олимпиадалар, 2020 елда “Башкортстан энҗеләре” конкурс-фестивале, Бөтен дөнья Фольклориада чикләрендә район күләмендә үткәрелгән чаралар, тел атналыгы чикләрендә оештырылган төрле уеннар, викториналар, “Шигъри чылбыр” флешмобы, соңгы елларда «Арт-Корылтай. Балалар» проектында, «Мостай укулары», «Бикбай укулары» төбәк-ара фәнни-гамәли конференцияләрендә даими катнашып, призлы урыннар алдылар. Танылган язучылар Ш.Бабич, М.Кәрим, мәгърифәтче М.Акмулла һәм башка бик күп шәхестләрнең юбилейларын Чакмагыш биләмә-ара үзәк китапханә белән берлектә билгеләнеп үтелде.
    Район сабантуе, Халыкара туган телләр көненә багышланган чаралар циклы, милли костюм көннәре, «Аек авыл», «Хатын-кыз – милләт анасы» республика конкурсларында, халыкара диктантларда катнашу – болар барысы да районда телләрне, мәгарифне, мәдәниятне үстерүгә зур этәргеч. “Аек авыл” конкурсы быел безнең өчен бигрәк җимешле булды, Иске Ихсан авылы үз номинациясендә икенче урын яулады. Шулай ук республика дәрәҗәсендәге “Өлгеле башкорт гаиләсе” конкурсында, “Гаилә учагы” фестиваль-конкурсында катнашып бүләкләнгән гаиләләребез бар.
    2020 елда данлыклы җырчы, якташыбыз И.Смаковның тууына 80 ел тулу уңаеннан хәтер кичәсе һәм җыр бәйгесе үтсә, былтыр, 2023 елда, бу конкурс Чакмагыш районының бренд чарасы буларак, «Җырда калсын безнең гомерләр» исеме белән үтте. Бренд конкурсларына килгәндә – быел районыбызда беренче тапкыр “Дуслыҡ тирмәсе” исемле республика балалар фольклор конкурсы үтте.
    Чакмагыш телевидениесе, «Игенче», “Сарманай” гәзитләрендә дә башкорт теленә багышланган материаллар яктыртыла. Район мәдәният йортында, балалар сәнгать мәктәбендә башкорт халык җырлары, биюләре, көйләре өйрәнелә. Телевизион конкурсларла 2019 елдан башлап катнашып киләбез, лауреатлар исемлеген тулыландырабыз.
    Борынгы кәсепләрне тергезү максаты белән Туган якны өйрәнү музеенда сәнгать мәктәбенең «Киез үзәге» ачылып, бик матур эшләп килә. Аны ачуда хакимият башлыгы Реканс
  •  
     
    Фәнил улы зур ярдәм күрсәтеп, эш кораллары, җиһазлар алып бирде. Шуның нәтиҗәсендә эш алымнары да төрләндерелде. «Минем яраткан уенчыгым», «Киезфест» республика бәйгеләрендә катнашып, үзен таныткан үзәкне алдагы җәйдә Уфада, Милли музей залында, Салават Юлаевның туган көненә багышланган киез эшләнмәләре күргәзмәсе белән көтәләр.
    Үткән 2023 елны йомгаклаганда Бөтен дөнья башкортлары корылтае район һәм шәһәр башкортлары корылтай вәкилләре белән киңәшмә үткәрде, корылтай аккаунтларының социаль челтәрдәге активлыга анализ ясады. «Бәйләнештә» социаль челтәрендә безнең Чакмагыш районы уңай бәһаланып, яхшы яктан телгә алынды – актив һәм үзенчәлекле материаллар белән даими эш алып барылганы билгеләнеп үтелде. Бу эшне жаваплы сәркәтип Гөлнара Тәлгать кызы Сәлихова алып бара. Әйткәндәй, ул «Юлдаш» радиосында да еш чыгыш ясый, районда булган чагу вакыйгаларны республика киңлекләрендә яктырта.
    2023 елны тагын бер матур чара – «Атайсал» муниципаль форумы тәмамлады. Җыенда 2 шәһәр, 9 район вәкилләре катнашты. Эшлекле өлештә төрле дискуссия мәйданчыклары, секцияләр эшләде, фикер алышулар булды. Чара, районда яшәгән бар халыкның телен чагылдырып, матур һәм бай программалы итеп төзелде.
    Шулай итеп, дуслык-туганлык җепләрен тыгыз бәйләп яшәгән районыбызда һәр чарада башкорт теленә, шул ук вакытта башка телләргә дә тиешле игътибар бүленә. Әлеге вакытта, бигерәк тә бердәм булып, бер-беребезне кадерләп, ихтирам итеп, аңлап эшләргә һәм яшәргә чакырам. Тик шул чакта гына безнең эшләребез алга барыр, – диде Гөлзия Сабир кызы.
    Май ахырында җирлегебездә район башкортлары корылтаеның киңәйтелгән утырышы үтте. Анда район җитәкчеләре, Уфадан шәрәфле кунаклар, районның мәгариф, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, шулай ук уңышлы эшләп килгән җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты. Район башкортлары корылтае әгъзалары үз чыгышларында халкыбызның телен, мәдәниятен һәм тарихын саклау буенча башкарылган эшләр белән таныштырды, киләчәккә тагын да активрак эшләр өчен бурычлар билгеләнде.
Туган телне саклау һәм үстерү өчен
Туган телне саклау һәм үстерү өчен
Туган телне саклау һәм үстерү өчен
Автор:Рәзилә Арсланова
Читайте нас