+22 °С
Яңгыр
Каникул мәлендә аларның хәвефсезлеге аеруча күз уңында булырга тиеш. Шуны исәпкә алып, Чакмагыш гимназиясе директорының тәрбия буенча киңәшчесе Гөлнур Яхина “Балачак иле” мәктәп яны лагерендәге балалар өчен интерактив уен рәвешендә "Имин җәй" дип аталган дәрес үткәрде. Анда "Росдетцентр" һәм "Бөтенрусия студентлар коткаручылар корпусы" бөтенрусия яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафыннан РФ Мәгариф министрлыгы ярдәмендә әзерләнгән материаллар файдаланылды. Балалар чарада бик актив булдылар һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәттеләр. Бу белемнәр һәр балага җәйне хәвефсез һәм тыныч үткәрергә ярдәм итәр дип ышанабыз.