Аның төп максаты – аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә, тулы булмаган гаиләләргә, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче ата-аналарга ярдәм итү. Гаиләләргә ярдәм итүдә «Бәхет территориясе» хәйрия фонды актив катнаша. Исегезгә төшерәбез, акциядә шәхси затлар, оешмалар, муниципаль органнар катнаша ала. Шуны да белергә кирәк: канцелярия кирәк-яраклары һәм иҗат товарлары бары тик яңа формада гына кабул ителә. Портфельләр, мәктәп формасы, дәреслекләр, әдәбият — яңа яки яхшы хәлдә.
Мәктәп кирәк-яракларын җыю Чакмагыш районында да оештырылды. Алар Гаилә хезмәтендә (Чакмагыш, Свободы урамы, 4) адресы буенча кабул ителә (керү урыны уң яктан). Телефон: 8 (34796) 3 -18 - 27. Хәйрия акөиясеннән читтә калмагыз, дуслар!