ИГЕНЧЕ
+22 °С
Яңгыр
Новости
23 июль 2024, 07:00

Сулыкларда һәрвакыт хәвефсезлек таләпләрен үтәгез!

Җылы кояш, саф һава һәм су дөрес файдаланганда кеше өчен чыныгу һәм сәламәтлекне ныгыту чыганагы булып торалар. Эссе көндә су коену, кызыну шулкадәр рәхәт. Әмма сулыкларда тиешле кагыйдәләрне һәм саклык чараларын үтәмәү бик авыр нәтиҗәләргә, хәтта кеше үлеменә китерергә мөмкин.

Сулыкларда һәрвакыт хәвефсезлек таләпләрен үтәгез!Сулыкларда һәрвакыт хәвефсезлек таләпләрен үтәгез!
Сулыкларда һәрвакыт хәвефсезлек таләпләрен үтәгез!


Бәхетсезлеккә тарымас өчен су объектларында булганда һәрвакыт түбәндәге хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәргә онытмагыз:
– Махсус җиһазландырылган урыннарда гына коеныгыз;
– Таныш булмаган урыннарда коенмагыз һәм суга сикермәгез, билгеләнгән урыннан ары йөзеп чыкмагыз;
– Катер я теплоходлар йөри торган урынга йөзеп бармагыз, аларга якын килмәгез;
– Кабартылган матрасларда яки түгәрәкләрдә ярдан ерак йөзеп китмәгез;
– Исерек килеш су кермәгез;
– Бервакытта да балаларны караучысыз берүзләрен генә калдырмагыз!
– Салкын суда озак тормагыз.
Сулыклар янында ял итәргә яратучылар суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен яхшы белергә һәм аларны төгәл үтәргә тиеш. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз һәм су объектларында хәвефсезлек чараларын үтәргә онытмагыз!

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас