ИГЕНЧЕ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 июль , 11:00

Контракт буенча хәрби хезмәткә

Республикада контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Әлеге вакытта төбәктә мотоукчылар һәм танк частьләренә хәрбиләр җыялар.

Контракт буенча хәрби хезмәткә
Контракт буенча хәрби хезмәткә


Махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән башкортстанлылар бер тапкыр 505 мең сум акча алачак. Указга Республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.
Русия Оборона министрлыгы белән Башкортстан муниципалитетларының гомум түләүләре 1 миллион сумга тиклем җитәчәк. Указ агымдагы елның 10 июленнән гамәлгә керде.
Хәтерегезгә төшерәбез, Русия Оборона министрлыгы белән килешү төзергә теләүчеләр түбәндәге күрсәтелгән каналлар буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала:
- илнең хәрби ведомствосының бердәм белешмә телефоны аша - 117;
- Ситуация үзәге телефоны аша - 122 яки + 7 (347) 218-19-19;
- Күп функциялн «Минем документларым» үзәге офисларында.
Сайлап алу пункты номеры: + 7 (347) 248-29-31. Пунктта шулай ук түләүләр һәм социаль ярдәм чаралары турында да консультацияләр алырга мөмкин.

Автор:Рәзилэ Арсланова
Читайте нас: