ИГЕНЧЕ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 июль , 09:30

“Белгән догаларымны укып көтәм”

Хәбәрче буларак безгә соладат әниләре белән еш аралашырга туры килә. Тәүдә сөйләшергә кыймыйрак торган сабыр күңелле апалар азак бертуганың кебек якын кешегә әверелә, чөнки аларның һәммәсе дә түземлелек, сабырлык, тыйнаклык кебек күркәм сыйфатларга ия. Бу күркәм холыклы апалардан аналарга гына хас җылылык, яктылык, изгелек нурлары бөркелә. Газиз улларын көткән мөлаем апаларның сынмас рух ныклыгы, ихтыяр көче бары тик соклану һәм хөрмәт уята, тормыш ныклыгы һәм рухи көч үрнәге булып тора. Яңарак кына миңа шундый райондашыбыз – Иске Бәшир авылы биләмәсеннән махсус хәрби операциядә катнашучы “Хәбиб” позывнойлы якташыбызның әнисе Светлана Рифкать кызы белән аралашу насыйп булды.

“Белгән догаларымны укып көтәм”
“Белгән догаларымны укып көтәм”


Светлана апа – дүрт бала анасы. Тормыш иптәше Ирек Өлфәт улы белән уллары “Хәбиб”, Илмир, Илназны, кызлары Алинаны тәрбияләп үстергәннәр. Һәр ата-ана кебек алар, ничә яшьтә булуларына карамастан, балалары өчен борчыла, аларның исән-сау, бәхетле булуын тели. Бигрәк тә хәзерге вакытта иң өлкән балалары – махсус хәрби операция барган зонада булган улын алар күңеленнән теләкләр теләп, догалар укып сагынып көтә. Ул 2022 елдан махсус хәрби операциядә хәрби бурычын үти.
“Бүгенге көндә “Хәбиб” позывнойлы улым махсус хәрби операциядә хезмәт итә. Мәктәп елларыннан ук тыныч холыклы, актив булып үсте. Авылда узган чаралардан да читтә калырга тырышмады. Смотр концертларында хорда җырлый торган иде, спорт ярышларында да катнашты. Чакмагыштагы Башкортстан аграр-технология колледжын тәмамлап, эретеп ябыштыручы һөнәрен алып чыкты. Армиядә Түбән Новгород шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт итте. Армия сафларыннан кайткач Уфада төзелеш тармагында эшләде. Агымдагы елның сентябрендә Украинада барган махсус хәрби операциягә китүенә 2 ел була инде. Улыма анда бик тә җаваплы чикне саклау бурычы йөкләтелгән. Ул киткәндә тормыш иптәше авырлы килеш торып калган иде. Аннан беренче кыска вакытлы ялына кайтты. 28 гыйнварда китте, 30нда кызы туды. Аннан тагын июньдә кайтуына аны инде сөйгәне белән 4 ай ярымлык кызы Ассоль каршы алды. Бүген инде оныгыбызга яшь ярым. Март аенда улым өченчегә кайтып китте. Менә тагын, Аллаһ боерса, шушы көннәрдә кыска вакытлы ялга кайтуын көтәбез. Элемтә булганда 3-4 көнгә бер шалтыратып тора, болай инде вакыты булганда күбрәк язышабыз. Киленем белән оныгыбыз Ассоль кунакка кайтып торалар, җае чыкканда үзебез дә баргалап торабыз. Балаларыбыз исән-сау гына булсыннар инде, белгән догаларымны укып улымны көтәм. Улларын көтүче ата-аналарга сабырлыклар, түземлекләр телим. Белгән догаларыгызны укып торыгыз, әниләр догасы балаларны саклый, диләр. Барыбызның да балалары якын арада исән-сау өйләренә әйләнеп кайтуларын телим!”

Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: