ИГЕНЧЕ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 июль , 11:45

Син – мәңгелек, сүнмәс нур

Кеше гомерен юкка гына аккан суга тиңләмиләр. Күз ачып йомганчы үтә дә китә ул. Тик халык өчен хезмәт куйганнар күңелләрдә матур хатирә булып истә кала. Рәхимә Бәдертдин кызы Галләмова (Насыйрова) — шундыйлардан.

Син – мәңгелек, сүнмәс нур
Син – мәңгелек, сүнмәс нур

 Бөтен гомерен кешеләр сәламәтлегенә багышлап, якты дөньяда бихисап игелекле эшләр һәм кешеләр күңелендә матур эз калдырып китте ул. Районның “Алтын йөрәкле кешесе” иде, дип әйтер идем мин аның турында. Бүген ул безнең арабызда булса, 20 августта аңа 100 яшь тулган булыр иде. Үзенең изге эшләре белән район тарихында зур эз калдырган шәхес турында безнең онытырга хакыбыз юк. Рәхимә Бәдертдин кызы Галләмова 1924 елның 20 августында Бүздәк районының Иске Богады авылында туган. Күңеле яшьтән үк медицинага тартылган кыз Башкортстан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетында белем ала. Уку еллары сугыш һәм иң авыр сугыш тан соң чорга (1943-1948 еллар) туры килә. Белем йортын уңышлы тәмамлап, Сәламәтлек саклау министрлыгы юлламасы белән Чакмагыш районына эшкә җибәрелә. 1948 елның 12 августында ул эшен биредә үзе сайлаган һөнәр вазифасында башлап җибәрә. Халык арасында йогышлы авырулар таралган җиңел булмаган чорда эшли ул. Шул ук вакытта Уфада тире-венерологик авырулар институтында аерым белгечлек буенча белемен камилләштерә. 1949 елда яшь белгечне район сәламәтлек саклау бүлеге мөдире Рәҗәп участок дәваханәсе коллективына җитәкчелек итәргә җибәрә. Табиблар җитешмәгәнлектән, нинди генә эшләрдә эшләргә туры килмәгән аңа. Шулай булса да, барысын да төгәл итеп, үз һөнәрен чын күңелдән яратып, вакыт белән исәпләшмиче башкарган. “Эш аты” диләр аның кебекләр хакында. Ул чорда беръюлы терапевт, фтизиатр, педиатр, дерматолог-венеролог, инфекционист та булып намуслы хезмәт сала. Ул заманнарда транспорт юк, авыруларның йортларына булганда ат белән, булмаганда – җәяү барырга туры килә. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында авыру янына ашыга торганнардан булган ул. Кыскасы, район үзәк дәваханәсенең тоткасы булган. Бөтен район халкын нибары ике табиб хезмәтләндергәндә, һәммәсенә ничек өлгерергә кирәк?! Рәхимә Галләмова ул чорда киң таралган трахома чирен дәвалауга күп көч салган.  1960 елда ул тире-венерология чирләре буенча Казан шәһәрендә белемен махсуслаштыра. Дерматовенеролог вазыйфасын башкару чорында районда венерик авырулар һәм йогышлы чирләр бетерелә. Әйтеп үтәргә кирәк, район үзәк дәваханәсендә ул 30 ел дәвамында намуслы хезмәт салган. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша Рәхимә Бәдертдин кызы. Чакмагыш авыл советы депутаты, профсоюз оешмасы комитеты рәисе, дәваханәнең стена гәзите мөхәррире, иптәшләр суды рәисе итеп тә сайлана ул. 1970 елда “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеменә лаек була.

(Дәвамын гәзитнең 30 санында укый аласыз.)

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: