ИГЕНЧЕ
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 июль , 10:50

Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме – беренче чиратта

Бүгенге көндә ата-аналар бала тәрбияләүгә җаваплы карый. Шул ук вакытта гаиләләр бала үстерүнең һәр этабында ярдәмгә өметләнә. Дәүләт һәм Башкортстан Республикасы бу өлкәдә гаиләләргә төрле ярдәм чаралары тәкъдим итә. Республика күп балалы гаиләләр турында кайгырта, аларга уңайлы шартларда үсәргә мөмкинлек бирә.

Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме – беренче чиратта
Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме – беренче чиратта


Дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар балалы гаиләләрнең тиешле тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өчен төрле ярдәм формалары тәкъдим итә. Сүз төрле ташламалар һәм пособиеләр рәвешендә матди ярдәм, шулай ук тормыш өчен мөһим хезмәтләр аша ярдәм турында бара. Төбәк дәрәҗәсендә 6 яшьтән кечерәк булган күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга бушлай дарулар каралган, балалар бакчаларына аларны беренче чиратта урнаштыру мөмкинлеге бар. Укучылар өчен җәмәгать транспортында бушлай йөрү, туклану һәм форма каралган. Моннан тыш, мондый гаиләләргә торак һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен ташламалар ясала һәм торак шартларын яхшыртырга, шул исәптән җир участоклары алырга ярдәм ителә.
Соңгы ун елда республикада күп балалы гаиләләр саны 59 меңгә җиткән. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округында – беренче, Русиядә җиденче урынны алып тора. "Бала тәрбияләгән 230 меңнән артык гаилә төрле ташламалардан файдалана, ә бала тудыру һәм тәрбияләү буенча айлык пособие түләүгә без быел 25 млрд сумнан артык акча җибәрдек," – ди Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары яшьләргә зур һәм тату гаилә коруга бер этәргеч булып тора. Бу мәсьәләгә Чакмагыш районында да зур игътибар бирелә.
Шушы көннәрдә районыбызның Гаилә хезмәтендә муниципаль район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шаирова рәислегендә гаиләләргә ярдәм итү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы узды.
Анда район профилактика системасы органнары вәкилләре катнашты. Гаиләләр белән эшләү өчен җаваплы белгечләр гаиләләр турында мәгълүмати белешмәләр бирделәр. Ведомствоара эш төркеме карары белән 6 гаилә социаль ярдәмгә мохтаҗ дип танылды, 29 гаиләгә карата социаль ярдәмне озайту турында карар кабул ителде, 5 гаилә уңай динамика белән социаль ярдәмнән алынды. Шулай ук 2 гаиләнең социаль адаптация программалары проектларын карадылар. Төп проблемалар, гаиләләр белән эшләүнең максатлары әйтелде, социаль ярдәм программалары расланды.
Бүгенге көндә социаль ярдәм кысаларында гаилә белән эшләү өчен җаваплы белгечләр балигъ булмаган балалары булган 78 гаиләгә ярдәм күрсәтә.
– “Күп балалы гаиләләр күбрәк дәүләт ярдәменә мохтаҗ. Башкортстан Республикасы күп балалы гаиләләргә гамәлдәге ярдәм чараларында тукталып калырга җыенмавы сөендерә. Социаль өлкәдәге агымдагы динамиканы анализлау нигезендә дәүләт ярдәме сыйфат ягыннан да, балалы гаиләләргә тәкъдим ителә торган хезмәтләр һәм пособиеләр саны ягыннан да үсүен дәвам итәчәк дип фаразлыйлар”, – ди район Гаилә хезмәте начальнигы Илвера илдус кызы Шәймөхәммәтова.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас: