ИГЕНЧЕ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 июль , 11:30

Бригадир эше җаваплы

Районыбыз озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгы тармагында намуслы хезмәт салган, зур тәҗрибәгә ия урта звено җитәкчеләре белән дә данлы

Бригадир эше җаваплы
Бригадир эше җаваплы

Безнең колхоз мин белә башлаганда “Яшьләр” исемен йөртә иде. Аннары Ильич исемендәге колхоз булды.Ильич исемендәге колхоз республикада иң алдынгы урыннарда барды. 90нчы еллар ахырында колхозыбыз «Уңыш» авыл уҗалыгы кооперативы итеп үзгәртелде. Әммә бу исем акланмады, эшләр алга бармады.”Уңыш”ны “Калмаш” җәмгыяте итеп үзгәрттеләр. Тик уңай якка үзгәреш күзәтелмәде. Фәкатъ 2008 елда гына”Базы” авыл хуҗалыгы кооперативына кушылып, бишенче бригадасы булып эшчәнлек алып барыла башлагач, күтәрелеш чоры да башланды. Әлбәттә, бригадада куелган максатларга ирешү өчен халык күңелендә өмет уятырдай, уртак тел табып эшләрдәй урта звено кадрлары булуы, һәр тармагын белеп-аңлап эшчәнлекне алып баруы бик мөһим. Бригада җитәкчесе итеп Әнис Фәхретдиновны сайладылар.

Бүген бригада әгъзалары
ышанычлы адымнар белән алга
бара. Әлбәттә, ирешелгәннәрдә
Әнис Минзәки улының тынгысыз
хезмәт өлеше бар. Аңа карата
булган ихтирамны шигырь юллрына салып:
“ Кем авылда иң беренче
Тора татлы йокыдан?
Кемдер өчен ул тиргәлә,
Тик эләкми аңа дан.
Игенче һәм мал караучы –
Бар да авыл кешесе.
Ә аларны бердәм итеп
Төйнәп тора тик берсе.
Бригадир ул – безнең Әнис,
“Базы”ның бер өлеше.
Эш сәгате чикләнмәгән,
Әле кырдан килеше»,– дип
сүземне йомгаклыйсым килә

Автор:Надежда Гомәрова.
Читайте нас: