ИГЕНЧЕ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
26 июль , 14:00

Район башлыгы студентлар белән очрашты

Муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев ерак төбәкләрдә белем алучы студентлар белән очрашты. Чарада шулай ук аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Фларис кызы Шакирова, Яшьләр үзәге, “Беренчеләр хәрәкәте” балалар һәм яшьләр иҗтимагый дәүләт хәрәкәтенең райондагы бүлекчәсе вәкилләре катнашты.

Район башлыгы  студентлар белән очрашты
Район башлыгы студентлар белән очрашты


Очрашу ерак төбәкләрдә белем алучы студентларны диплом алганнан соң район предприятие-учреждениеләренә эшкә кайтырга җәлеп итүне күзаллады. Әйтергә кирәк, районда студентлар белән очрашулар ел саен оештырыла, бу читтә укучы егетләр-кызларга туган йортлары, дуслары, укытучы-остазлары белән элемтәне югалтмаска булыша. Алар нигездә Казан, Санкт-Петербург, Мәкскәү шәһәрләрендәге югары уку йортларында белем ала. Яшь чакмагышлылар һәрчак актив гражданлык карашы белән аерылып тора, алар спорт, иҗат, һөнәри эшчәнлек өлкәсендәге казанышлары аша республика һәм илебез күләмендә танылу яулап тора.
Реканс Фәнил улы яшьләрнең һәркайсы белән танышып, ихлас аралашты, аларның киләчәккә планнары белән кызыксынды, районның социаль-икътисадый үсеше, планнары турында сөйләде.
Студентлар да үз чиратында хакимият башлыгына сорауларын биреп, җитәкчелек белән турыдан-туры әңгәмә рәвешендә фикер алышты, үзләрен кызыксындырган төрле сорауларга җавап алды.
Очрашу ахырында район җитәкчесе Реканс Фәнил улы Ямалеев булачак белгечләрнең “яшьләр күзлегеннән” тәкъдимнәрен һәм идеяләрен тыңлады, алардан яңа проектлар кабул итәргә әзер булуын билгеләде, белемгә омтылучы, төрле яклап үсеш алучы сәләтле студентларыбызга укуларында зур уңышлар, үзләре сайлаган һөнәрне үзләштереп, яхшы белгечләр булуларын теләде.

Район башлыгы  студентлар белән очрашты
Район башлыгы  студентлар белән очрашты
Район башлыгы студентлар белән очрашты
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас: