+24 °С
Яңгыр
Сүрәләр һәм аятьләр укуда Чакмагыш, Дүртөйле, Илеш районннарыннан барлыгы 50 дән артык бала катнашты. Әйтеп үтәргә кирәк, Юнны авылының имам-хатыйбы һәр шимбә көнне районыбызның "Әдһәм Бикә" мәчетендә балалар өчен ислам нигезләре буенча укулар үткәрә һәм барлык теләүчеләрне көтеп кала. Балалар өч номинациядә ярышты һәм бүләкләнде. Балаларны мөселманча тәрбияләү Аллаһы Тәгалә тарафыннан ата-аналар өстенә йөкләнгән бурыч, шуны онытмыйк.