Раушания Әлтаф кызы сәүдә өлкәсендәге эшчәнлеген Чакмагыш кооператив училищесын тәмамлаганнан соң, 1989 елда башлый. Әлеге уку йортын тәмамлаган чыгарылыш укучысын Яңа Балтач авылына сатучы итеп җибәрәләр. Анда бер ел эшләгәннән соң туып үскән авылы – Аблайда шушы өлкәдә эшчәнлеген дәвам итә. Һәркем белән уртак тел таба белә, эшен яратып башкара. Шуның белән бергә ул төрле мәдәни чараларда да, Сабантуйларда да, төрле авылларда үткән күчмә ярминкәләрдә дә актив сату итә. Район кулланучылар җәмгыяте системасында утыз биш ел хезмәт куя ул. Намуслы хезмәте өчен бик күп Мактау кәгазьләренә, бүләкләргә ия була. Тормыш иптәше Гафур Әхсән улы белән матур гаилә корып, 30 ел тату гомер кичерәләр. Өч балага гомер һәм матур тәрбия биреп, аларны олы тормыш юлына чыгаралар. Үз көчләре белән кирпечтән йорт салып чыгалар. Кызганычка каршы, Гафур абый гүр иясе инде. Тормыш авырлыкларына карамастан, Раушания ханым балалары, оныкларына да бүгенге көндә ныклы терәк булып яши, беренче төркем инвалид булган авыру әнисен дә тәрбияли. “Әниемнең көн дә озатып, каршы алып торуы да миңа көч, яшәүгә дәрт өсти”,– ди ул. “Мин үз эшемне яратып башкарам, сатып алучыларым мине сагынып көтеп ала, – ди Раушания ханым. – Кулланучылар системасы соңгы елларда бик күп үзгәрешләр кичерде. Бүгенге көндә мин күчмә сәүдә белән шөгыльләнәм. Атнасына өч тапкыр Чакмагыш, Кушнарен, Благовар районнарына караган авылларга беренче чиратта кирәк булган көндәлек товарларны үзем машина руле артында таратам. Өлкәннәрем мине бик ярата, көтеп ала. Аларның кайберәүләре бала кебек. Ашаргасын да пешереп киткән чаклар булгалый. Халыкка сыйфатлы товар китерәм, минем өчен иң мөһиме – сыйфат. Авылыбыз халкына тәмле ризык ашатырга тырышабыз. Якташлар күпчелек үзебездә җитештерелгән продукцияне сорап ала: үзебезнең кызлар пешергән икмәк, төрле пироглар, печеньеларны алар көтеп ала. Күңелен салып эшләгән пешекче кызларга да рәхмәтлемен. Һәр клиент сораган әйберне китерергә, аларга ярарга тырышабыз. Мине кемнәрдер көтә, мин кемгәдер кирәк, мин кемгәдер яхшы, тәмле ашата алганыма бик куанып, яратып эшлим эшемне”. Һәр кешенең тормышы сәүдә даирәсе белән аерылгысыз бәйләнгән. Чөнки тармак хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына, компетентлыгына, җаваплылыгына бик күп нәрсә: кешеләрнең кәефе, сәламәтлеге, иминлеге бәйле. Сатучының елмаюы һәм киңәшләре –һәр сатып алучының канәгать булуының нигезе. Раушания ханым әйтүенчә, һәр сатучының үз сатып алучысы, алар хезмәттәшләре белән килешеп, тату эшлиләр. “Эшләгән коллективымны бик яратам. Фәндидә Әүхәт кызы Галләмова җитәкләгән коллективта бик тату эшлибез. Кайчан гына килсәм дә, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер”, – ди ул. Якты йөзле, тәмле сүзле, һәрвакыт елмаеп торган Раушания ханымны һәр сатып алучы үз итә. Эше җиңел булмаса да, Раушания апа моннан күп еллар элек сайлаган һөнәренә тугры кала. Ачык йөзле, тәмле телле бу ханым һәркемгә кирәкле товар сайларга да, киңәшен бирергә дә вакыт таба. Әйткәндәй, җитәкчелек тарафыннан да аның хезмәте лаеклы бәһалана. Күпьеллык намуслы хезмәте һәм үткән елгы эш нәтиҗәләре буенча Раушания Вәлиева бик күп Мактау грамоталары, Дипломнар, Рәхмәт хатларына лаек. Ул “Русия кулланучылар җәмгыятенең 190 еллыгы” юбилей медаленә ия, менә инде 16 ел “Хезмәт ветераны” исемен горур йөртә. Без дә аны ихлас котлыйбыз һәм яңадан-яңа үрләр яулавын телибез. Алма агачыннан ерак төшми, диләрме әле? Раушания апаның балалары да аның юлыннан китә. Кызы Гөлшат, улы Рәзил дә кооператив техникумын тәмамлый. Гөлшат бүгенге көндә Дүртөйледә яши, тормыш иптәше Айнур белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Радамил, Виалина, Радалина, Радэльның куанычларына сөенеп яши бу матур гаилә. Улы Рөстәм Башкорстан аграр-технология колледжының Чакмагыштагы филиалында слесарь һөнәрен үзләштергән. Ике ел элек мобилизацияләнеп, бүгенге көндә махсус хәрби операциядә ил мәнфәгатьләрен яклый. “Сапёр” кушаматлы яугир батырлыгы өчен бик күп медальләр белән бүләкләнгән. Ике тапкыр кыска вакытлы ялга кайтып киткән, соңгы тапкыр март аенда туган якларына кайткан булган. “Көндә дигәндәй аралашып торабыз, Рөстәм өчен көяләнәм дә, горурланам да”, – ди батыр йөрәкле ана. Улы Рәзил әле өйләнмәгән, бүгенге көндә ул – әнисенә зур терәк, Чакмагышта сәүдә өлкәсендә эшләп йөри. Сәүдә өлкәсе хезмәтенә ихтыяҗ зур, алар халыкның күз алдында эшли. Бу өлкәдә эшләү өчен, товарның сыйфатлы булуыннан кала, һөнәри осталык та мөһим. Аларның һөнәри осталыгы һәм җаваплылы районда яшәүчеләрнең кәефенә һәм иминлегенә йогынты ясый. Алар намуслы хезмәтләре белән мөһим социаль бурычларны хәл итәргә итәргә ярдәм итә. Бүген тармак ышанычлы рәвештә үсә. Заманча кибетләр ачыла, сатып алучыларга товарлар һәм хезмәт күрсәтүләрнең зур ассортименты тәкъдим ителә, сәүдә предприятиеләренең сәламәт көндәшлеге эш сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә. Район кулланучылар системасы тармагы ветераннарына рәхмәт әйтәсе килә, алар күп еллар үз эшләренә багышладылар, ә хәзер тәҗрибәле остазлар булып торалар. Намуслы хезмәтегез, үз эшегезгә бирелгәнегез өчен рәхмәт! Сәүдә, югары табышлы сатулар, рәхмәтле сатып алучылар елмаюы, гаиләләрдә иминлек телибез!