Бөек совет флотчысы Николай Кузнецов 1939 елда, ул вакыттагы хөкүмәт хакимияте – Совнаркомга Хәрби-Диңгез Флоты көнен оештырырга тәкъдим итә. Берничә дистә елдан соң, ә нәкъ менә 2006 елда, Русия Президенты «Русия Федерациясе Кораллы Көчләрендә һөнәри бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр билгеләү турында»гы 549 номерлы Указга кул куйды. Анда төрле гаскәрләрнең тантаналарына рәсми статусы беркетелгән. Хәрби-Диңгез Флоты көне турында бер юл белән: «Хәрби-Диңгез Флоты көне – июльнең соңгы якшәмбесе» диелгән. Безнең дә бу бәйрәмгә турыдан-туры катнашыбыз бар, чөнки Чакмагыш районыннан хәрби-диңгез флотында бик күп якташларыбыз хезмәт иткән. Шуңа күрә бу бәйрәмне дә ел саен үзенеке итеп, колачлы итеп билгелиләр. Бу бәйрәм илебезнең диңгез чикләрен моңарчы саклаган һәм бүген саклаучыларны, гомерен хәрби корабларның һәм флот частьләренең сугышчан әзерлеген тәэмин итүгә багышлаган кешеләрне берләштерә. Күп кенә якташларыбызның да язмышы Хәрби-Диңгез флоты белән бәйле. Алар хәтта 2021 елны бергәләп оешып, район үзәгендә диңгезчеләргә багышланган һәйкәл урнаштыруга да ирештеләр. Район диңгезчеләренең инициатив төркеме һәм аның җитәкчесе – отставкадагы өлкән мичман Илгиз Габделхәй улы Ибраһимовның хәрби дан тарихын саклауга керткән зур өлешләре, бердәмлеге һәм ватанпәрвәрлеге бәһалап беткесез. Бу данлыклы гаскәрләр составында Балтыйк, Төньяк, Кара диңгезләр, Тын океан флотында төрле елларда 300гә якын райондашыбыз хезмәт иткән. Якташ диңгезчеләрне берләштерүче берләшмә – туганлык та бар. 13 ел Тын океан хәрби-диңгез флотында ил алдындагы изге бурычын үтәгән өлкән мичман Илгиз Габделхәй улы Ибраһимов райондагы, чит якларда яшәгән диңгезчеләрне барлап, аларны туплап торучы. Якынлашып килгән бәйрәмнәре белән районның барлык буын диңгезчеләрен котлап, хәрби туганлык җитәкчесе Илгиз Габделхәй улы: “Хөрмәтле ветеран-диңгезчеләр, сезне Хәрби-диңгез флоты көне белән чын күңелемнән һәм зур хөрмәт белән котлыйм. Туган ил алдындагы бурычны сез диңгез киңлекләрендә, тормышыгызны Ватанны саклауга багышлап үтәдегез. Сез зур мактауларга һәм тоташ илнең хөрмәтенә лаексыз. Сезгә иң беренче чиратта ныклы һәм сәламәтлек , тыныч күк йөзе, үзегезгә һәм якыннарыгызга иминлек һәм бәхет телим”, – дип тәбрикләүләрен җиткерә. Хәрби-Диңгез флоты көнен билгеләп үткәндә, без, әлбәттә, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугирләребезнең чиксез батырлыкларын онытмаска тиеш. Батырлык өлгеләре күрсәтүче якташлар арасында диңгезчеләр дә бар. Без дә үз чиратыбызда шушы үтә дә җаваплы, хезмәт итү коры җирдәгедән шактый катлаулырак булган һәм ныклы әзерлек таләп иткән гаскәрләрдә илебез чикләрен диңгез киңлекләрендә саклап, аның хәрби куәтен ныгытуга үз өлешләрен керткән һәм лаеклы горурлык белән диңгезче исемен йөрткән райондашларыбызны бәйрәмнәре белән ихлас котлыйбыз. Хезмәт елларында сыналган рухи ныклык, намуслылык, бердәмлек һәм Ватанга тугрылык сыйфатлары гомер буе аларны озатып барсын, дип телибез. Тылыгыз һәрвакыт ныклы һәм тотрыклы булсын: гаиләләрегез, якыннарыгыз, туганнарыгыз киләчәк көннәргә ышаныч тудырсын, яңа казанышларга көч өстәсен. Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, иминлек, ныклы сәламәтлек телибез!