ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
31 июль 2024, 10:40

“Без бармасак, сезне кем саклар?”

Украинада барган махсус хәрби операция зонасында бик күп батыр йөрәкле якташларыбыз хәрби бурычларын намус белән үти. Алар белән без сезне гәзитебезнең сайтында һәм “Игенче” район гәзите битләрендә таныштырып барабыз. Шушы көннәрдә шундый кыю, ватанпәрвәр егетләребезнең берсе – “Хан” позывнойлы яугирнең тормышы иптәше Эльвира Ирек кызы безгә элемтәгә чыкты. Ул сөйгәне турында түбәндәгеләрне сөйләде:

“Без  бармасак,  сезне кем саклар?”“Без  бармасак,  сезне кем саклар?”
“Без бармасак, сезне кем саклар?”


“Әй, Ходаем, тизрәк бетсен иде бу каһәрле сугыш. Балалар үсә, ирләребез бар. Башкортстан батырлары үзләренең туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде. Замана ниниди – язмыш та шундый. Кешене ризык, эчәр су йөртә, диләр. Минем тормыш иптәшем дә махсус хәрби операция башлангач үз теләге белән Украинага китәргә уйлады. Күпме кире уйлатырга тырышсак та, күндерә алмадык: “Без бармасак, сезне кем саклар?” – диде.
Ул Түбән Каръяуды авылында Фидус Нәҗип улы белән Әлфинә Өлфәт кызының бердән-бер уллары. Мәктәптә “4”ле, “5”ле билгеләренә генә укып, барлык мәктәп чараларында актив катнашып үсә, биергә ярата. Урта мәктәпне тәмамлагач Дүртөйле нефть колледжына укырга керә. Өченче курсны тәмамлагач үз теләге белән армия сафларына хезмәт итәргә китә. 2016-2017 елда Ерак Көнчыгыш якларында саперлар гаскәрләрендә хезмәт итә. Укуын армиядән кайткач уңышлы гына тәмамлый. Үзенең яраткан һөнәре буенча Себер якларына эшкә урнаша. Шунда эшләгәндә без танышып, гаилә кордык. Әмир исемле улыбызны үстерәбез. Ул быел беренче сыйныфка укырга керә. Чакмагыш авылында төпләнеп, матур итеп яши башладык. Ике якның да әти-әниләрен тигез күреп, бергәләшеп ярдәмләшеп яшибез”.
Эльвира Ирек кызы сөйләвенчә, “Хан” позывнойлы яугир грамоталар, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән, ул хезмәт иткән частьтән әти-әнисенә Рәхмәт хаты тапшырылган.
Ялга кайткан вакытларында да тик тормый яугир, әти-әнисенә, гаиләсенә ярдәмләшеп китә.
“Нинди генә эш башкарса да кулыннан килә, ялт иттереп җиренә җиткереп эшләп тә куя ул. Монда булган вакытта да яудагы дус егетләре белән хәлләрен белешеп, элемтәдә тора. Үзебез дә ялга кайткан егетләр артыннан һәрвакыт кирәк-ярагын, өй ризыклары җибәреп торабыз.
Аллаһ боерса, шушы көннәрдә кыска ялга кайтуын түземсезлек белән көтеп торабыз. Исән-сау гына булсыннар, илләр тыныч булсын иде, бәла-казалар урап үтсен”, – диде тормыш иптәшенең кыска вакытлы ялга кайтуын сагынып көтүче райондашыбыз.

“Без  бармасак,  сезне кем саклар?”
“Без бармасак, сезне кем саклар?”
Автор:Илсөяр Гайсина
Читайте нас