Бу уникаль системалы корал, аны гамәлгә ашыру республикага инвестицияләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирде. Эшмәкәрлек сәгатьләре утырышлары составына республиканың хакимият органнары, җирле үзидарә һәм Башкортстанда эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм итүче башка оешма вәкилләре керә. Әлеге чара яңа эш урыннары булдыруга, эшсезлек дәрәҗәсен киметүгә һәм социаль-икътисадый хәлне яхшыртуга ярдәм итә. Эшмәкәрлек сәгатлләрендә өстенлекле үсеш таләп иткән яңа юнәлешләргә һәм җитештерү тармакларына игътибар бирелә. Мондый утырышлар республика дәрәҗәсендә нәтиҗәле булуын дәлилләп, Радий Хәбиров башлангычында республиканың барлык муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында кертелде. Башкортстан Республикасының инвестицион сәясәтенең төп коралына әйләнгән мондый форматлы утырышлар Русиядә иң яхшы практикаларның берсе дип танылды. Чакмагыш районында да кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү – икътисадны үстерүнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Бүгенге көндә районыбызда 644 кече һәм урта эшкуарлык субъекты исәпләнә, аларның 559ы – шәхси эшкуар, 14 кече предприятие, 67 микропредприятие, 4 урта предприятие. Алар барысы да икътисади юнәлештә эшчәнлек алып бара. Белүебезчә, Башкорстан Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров республикада бизнес-шерифлар институты булдырды. Безнең районда бу әлегә безгә таныш булмаган, яңа вазыйфаны Рима Рим кызы Рәхимова башкара.
“Бизнес-шериф” – ул эшкуарның төп ярдәмчесе. Без муниципалитет дәрәҗәсендә бизнеска ярдәм итүнең барлык институтларын берләштерәбез. Эшкуарлар хокукларын яклау һәм инвестицияләр җәлеп итү белән бәйле функцияләрне гамәлгә ашырабыз”, – ди ул.
Муниципаль район хакимиятендә даими рәвештә “Эшмәкәрлек сә-га¬те” үт¬кә¬ре¬леп тора. Ул безнең районга инвесторларны җәлеп итү, яңа эш башлаучы һәм га¬мәл¬дәге эшкуарларга ярдәм күр¬сәтү буенча нәтиҗәле чара. Ләкин аны дөрес файдалану, бизнес-план төзү, үз те-ләгеңне, көчеңне һәм мөм¬кинлегеңне дөрес бәһа¬лау, сөйләшү генә түгел, ахыргы нәтиҗә мөһим икән¬леген аңларга кирәк. Бүгенге көндә 30 мондый “Эшмәкәрлек сәгате” үткәрелгән, утырышларда 32 инвестиция проекты каралган. Районыбыз зур һәм күпкырлы, шуның өчен дә төзелеш, җитештерү, мәгариф һәм авыл хуҗалыгы кебек өлкәләрдә кызыклы идеяләр җитәрлек. Аграр тармак¬ның мө쬬¬¬кин¬¬¬¬леꬬ¬ләре зур. Өстәп шуны әйтергә кирәк, үз эшен башлап җибәрүчеләр махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы хәрбиләрнең гаиләләренә дә ярдәм итә. 2019 елдан Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлык даирәсенә игътибар аеруча күп бүленә башлады. Бу өлкәдә дәүләт җитәкчесе тарафыннан шактый зур эшләр башкарылды. Эшкуарларга кредитлар һәм субсидияләр рәвешендә финанс ярдәме күрсәтелде. Районыбызда кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, гомумән, үз эшен башлап җибәрүчеләргә мөмкинлекләр зур, уңайлы шартлар булдырыла.
“Чакмагыш районында 2019-2024 елларга кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү программасы” кысаларында 2023 елда үз эшен башлап җибәрүчеләргә 1522,606 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәтелгән. Моннан тыш районда адреслы социаль ярдәм программасы да уңышлы тормышка ашырыла. Адреслы социаль ярдәм ул – “башлангыч капитал”. Адреслы социаль ярдәм программасы районыбызда тулы күәтенә эшли. “Куелган бурычларга ирешү өчен АСПК кысаларында гамәлгә ашырыла торган чаралар буенча муниципаль район хакимиятенең ведомстволы структуралары белән уртак эшчәнлек оештырылган. Республикада адреслы социаль ярдәм күрсәтү программасы мөмкинлекләре елдан-ел киңәя”, – диде Рима Рим кызы Рәхимова.
Социаль контракт ул – гражданнар һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча республика үзәге арасында төзелгән килешү. Ярдәмне республикада яшәүче эшкуарлык белән шөгыльләнә башлаган, шул исәптән үзмәшгульләр, шәхси хуҗалык алып барган яки һөнәргә укырга теләгән аз тәэмин ителгән гаиләләр, аз тәэмин ителгән ялгыз яшәгән гражданнар алу мөмкинлегенә ия. Аны алу өчен үз эшен ачарга теләүчеләр гариза язарга, бизнес-план төзергә, таләп ителгән башка документларны җыярга тиеш. Документларны тапшыру өчен күп функцияле үзәк, социаль яклау, Гаилә үзәге филиаллары, дәүләт хезмәтләре порталларын файдаланырга була. Шәхси хуҗалыкларын үстерергә теләүчеләр дә үсеш планын тапшырырга бурычлы. Гаризалар халыкны социаль яклау буенча республика үзәгенең урыннардагы филиаллары тарафыннан тикшерелеп, уңай бәһа алганнан соң контракт төзелә. Контракт өч айдан бер елга кадәр дәвам итә. Шулай ук шәхси эшкуар һәм юридик шәхес буларак бердәм дәүләт реестрында гариза бирүченең теркәлүе турында мәгълүматларның булмавы шарт булып тора. Аңлатып әйткәндә: мәсәлән, аз тәэмин ителгән граждан шәхси хуҗалыгын үстерүгә адреслы социаль ярдәм сорый, ди. Ул Хөкүмәт ярдәме белән савым сыеры яки башка мал сатып алырга теләк белдерә. Гаиләсен сөт азыклары белән тәэмин итәргә телиме, яисә сөт продукциясен сатудан керем алырга телиме – алдан билгеләп, план төзи. Адреслы ярдәм гражданнарга бер генә тапкыр бирелә. Аның күләме эшмәкәрлек чарасына таләп ителгән чыгымнар сметасына ярашлы итеп билгеләнә. Акчаны корылмалар алырга, эш урыннары булдыру, аларны җиһазландыруга тотынырга мөмкин. Гражданнар адреслы ярдәмне файдаланганмы, юкмы – бу мөһим рәвештә тикшерелә, яисә алар БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы тарафыннан расланган тәртиптә социаль программаның ничек үтәлүе, акчаны нәрсәләргә сарыф итүе хакында хисап тота. Адреслы ярдәм кешегә үз тырышлыгы, хезмәт белән авыр тормыш хәленнән чыгарга менә дигән “башлангыч капитал” булып тора. Узган елда районыбызда социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм кысаларында 3 миллион 550 мең сум күләмендә 13 кешегә акчалата дәүләт ярдәме күрсәтелгән. Быел мондый ярдәмгә 7 кеше лаек булган. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, физик затны шәхси эшкуар буларак теркәү аңа әлеге статуска бәйле хокуклардан һәм гарантияләрдән файдалану мөмкинлеген бирә, шулай ук аларга тиешле вазифалар, шул исәптән салымнар һәм иминият взносларын түләү бурычларын үз өстенә ала. АСПК, ягъни социаль контракт нигезендә аз тәэмин ителгәннәргә адреслы ярдәм – бик кирәкле алым.
“Үз эшләрен ачарга теләүчеләрнең күпчелеге яшь кешеләр булуы сөендерә. Дәүләт ярдәмен алган чакмагышлыларның эше уңышлы барыр, дип ышанабыз”, – ди Рима Рим кызы.
Өстәп шуны әйтик, АСПК программасы старт алганнан бирле республикада 3 меңгә якын кеше үз эшен ачкан.