ИГЕНЧЕ
+21 °С
Болытлы
Новости
31 июль 2024, 09:20

Имамнарның чираттагы җыелышы Аблай мәчетендә үтте

Шушы көннәрдә Аблай авылы мәчетендә барлык мәхәлләләр имамнарының чираттагы җыелышы булды. Анда Чакмагыш районы имам-мөхтәсибе Фаяз Котлыев, үзәк “Әдһәм-Бикә” мәчете имам-хатыйбы Дильшод Касыймходжаев, муниципаль район хакимиятенең дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре буенча комисия рәисе Айгөл Нәбиева, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының социаль координаторы Резеда Ильясова, авыл мәчетләре имамнары катнашты.

Имамнарның чираттагы җыелышы Аблай мәчетендә  үттеИмамнарның чираттагы җыелышы Аблай мәчетендә  үтте
Имамнарның чираттагы җыелышы Аблай мәчетендә үтте


Чараны алып баручы район мөселманнары җәмгыяте имам мөхтәсибе Фаяз хәзрәт Котлыев чираттагы җыелышның көн тәртибе белән таныштырды, тикшереләчәк мәсьәләләрне хәл иткәндә һәммәсен дә активлыкка өндәде.
Көндәлек тормышта мәшәкатьләр күп булган кебек, мәхәллә тормышында да эшләр, алга куелган бурычлар байтак. Очрашуда сүз мәчет биләгән җир территорияләрен рәсмиләштерү һәм башка мәсьәләләр хакында барды. Район имам-хатыйбы Дильшод Касыймходжаев мәхәлләләр документларының тулы тәртиптә алып барылырга тиешлеге турында сөйләде.
Авыл имамы Фәһим хәзрәт авыл мәчетенә бәйле хәл ителүне таләп иткән мәсьәләләр белән уртаклашты. Изге йортның төзекләндерү юнәлешендә килеп туган сорауларны чишү юлларын бергәләп эзләделәр.
Резеда Зәкәрия кызы Ильясова имамнарны “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге фонд Русия Президенты Владимир Путин инициативасы белән булдырылган. Фонд махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына шәхси ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Социаль координатор авыл имамнарын махсус хәрби операциядә ил мәнфәгатьләрен яклаучы яугирләргә гуманитар ярдәм җыюда катнашырга, мәчеттә үткәрелгән чараларга яшьләрне җәлеп итәргә, үсеп килүче буынны ватанпарвәрлек рухында тәрбияләү буенча эшчәнлекне ныгытырга чакырды.
Моннан тыш очрашуда бик җаваплы һәм мөһим вакыйга – дини таләпләргә нигезләнеп балага исем кушу мәсьәләсе буенча да фикер алыштылар.
Шушы көннәрдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров төбәкнең гыйбадәтханәләрендә һәм мәчетләрендә махсус хәрби операциядә илебез мәнфәгатьләрен яклаучы яугирләр иминлеге өчен гыйбадәт кылу көннәре оештырырга тәкъдим итте. «Хәрбиләрнең туганнары белән очрашу вакытында алар махсус хәрби операциядә катнашкан уллары иминлеге өчен дога кылу һәм мәчетләрдә моның өчен билгеле бер вакыт куюны үтенделәр», — диде Башкорстан Башлыгы. Моның өчен районыбыз мәчетләрендә бөтен мөмкинлекләр дә бар, һәр җомга саен мәчетләрдә якташларыбызның туган якларына исән-имин әйләнеп кайту хакына дога кылына.
Хәер, Аблай авылы мәчетенә халык тузан төшерми, изге йортта үткән дини бәйрәмнәрдә алар зур теләк белән катнаша. Киләчәктә дә барлык имамнарыбыз исән-имин булып, артабан да халык белән тыгыз аралашып эшләп, авыл халкына рухи-мәдәни тәрбия бирүдә активрак булып эшләсен иде.
Чара ахырында алдагы чорга бердәм эшчәнлек планын кабул ителләр, эшлекле хезмәттәшлек юлларын билгеләделәр.
Имамнар бу очрашуда бик мөһим һәм халык өчен көнүзәк булган темалар буенча сөйләште, киңәшләште. Артабан да планга алынган мәсьәләләр контрольдә тотылып, мондый очрашулар дәвам итәчәк.

Имамнарның чираттагы җыелышы Аблай мәчетендә  үтте
Имамнарның чираттагы җыелышы Аблай мәчетендә  үтте
Имамнарның чираттагы җыелышы Аблай мәчетендә үтте
Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас